Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 ноября 2023 14:52

Канатларың булса...

Бер кыз кошларның канатлы булуларына кызыгып яшәгән. – Ник минем канатларым юк икән? – дигән бу кыз әнисенә.

Кошларның канатына кызыгасыңмы? дигән әнисе. Әйе, бик кызыгам, дигән кыз. Канатың булса нишләр идең, балам? дигән әнисе. Әллә очып китәр идеңме? Мине калдырып? Очып китәр идем дә... Очып кайтып җитәр идем, сине сагынып, дигән кызы. Әнисе кызын кочагына алган. Кыз да әнисен кочаклаган. Канатларың булса, кулларың булмас иде. Син мине болай кочаклый алмас идең, кызым, дигән әнисе. Кыз шунда әнисен тагын да кысыбрак кочаклаган. Моннан соң ул кошларның канатлы булуына да кызыкмаган. Аларга ул бик яратып карый, кызганып та куя... Үзенең бердәнбер әнисе, әнисен кочакларга ике кулы булган өчен шатланып яши икән.

Рөстәм Мингалим