Мактанчык алма
Сәмига Сәүбәнова
Бакчада бер алмагач үсеп утырган. Аның әле бер генә тапкыр да алма биргәне булмаган. Яз җиткәч, бер генә бөртек чәчәк аткан да алмага бөреләнгән. Олы агачлар бик сөенгәннәр, кортлар ияләшмәсен өчен, көндез дә, төнлә дә аны саклаганнар. Алма көзгә бик матур булып кызарып пешкән. Уңыш җыяр вакыт җиткәч, аны да агачыннан өзәргә булганнар. Ләкин Алма: — Мин, матур алма, өзеп ашар өчен түгел! — дигән дә яфраклар арасына кереп качкан. Шулай берзаман бөтен бакчага бер Алма булып калган. Шуннан соң ул: — Күрдегезме инде, куркаклар, мин матур гына түгел, батыр Алма да бит әле! — дигән. — Курыкмыйча, шундый зур бакчада минем кебек батырлар гына кала! Бүтәннәр аның соңгы сүзләрен ишетмәгәннәр. Аларның кышка әзерлек эшләре башланган: яфракларын коясы, ботакларын корткыч бөҗәкләрдән чистартасы булган. Шул арада күптән инде җай гына чыкканын көтеп торган алма корты сиздермичә генә менгән дә Алманы тешләп алган. Алма, авыртуына чыдый алмыйча, үрле-кырлы сикергән дә, агачыннан өзелеп, җиргә төшкән. Бер генә түгел, әллә нихәтле корт кимереп бетергән үзен.