Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 октября 2024 10:08

Мәсәлләр

Мәсәл - аллегорик характердагы, ягъни читләеп әйтүгә, кинаягә корылган гыйбрәтле, акыл-әхлак өйрәтүле кечкенә хикәя.

Комсыз эт 

Авызына сөяк капкан бер эт, күпердән чыкканда, суда үзенең шәүләсен күрде. Үзе кебек, ул эт тә авызына сөяк кабып йөгереп бара икән. Ләкин аңа судагы этнең сөяге зуррак кебек күренде. Шунлыктан үзенең авызындагы сөякне суга төшерде, үзе дә, суда күренгән эт авызындагы сөякне алмакчы булып, суга сикерде. Ләкин ул арада инде авызындагы сөяге дә су төбенә киткән иде.                                                           

 Каюм Насыйри

Кырмыска белән күгәрчен

Кырмыска, су эчәргә дип, чишмәгә килә. Дулкын аны, эләктереп алып, суга чак батырмый кала. Күгәрчен бер чыбык күтәреп бара икән, кырмысканың батканын күреп, ул чыбыкны чишмәгә ташлый. Кырмыска чыбыкка менеп утыра һәм котылып кала. Моннан соң бер аучы, күгәрченне тотам дип, җәтмә кора. Кырмыска үрмәләп килә дә аның аягын тешләп ала — аучы, «эх» дип куя һәм җәтмәсен ташлый. Күгәрчен канат кагып очып китә.     

Лев Толстойдан

Зирәк чәүкә

Бер чәүкәнең эчәсе килгән. Ул бер ишегалдында тар авызлы чүлмәк белән су күргән. Су чүлмәкнең төбендә генә икән. Чәүкәнең суга буе җитмәгән. Шуннан ул чүлмәк эченә вак ташлар тутыра башлаган. Таш тутыргач, чүлмәк төбендәге су өскә күтәрелгәч, чәүкәгә эчәргә уңайлы булган.                         

                                  Лев Толстойдан 

Төлке белән Кысла

Төлке Кыслага әйтә:

— Әйдә, чабышабыз! — ди.

— Әйдә, чабышабыз! — ди Кысла да. Чабышып китәләр. Төлке алдан чабып китә, ә Кысла аның койрыгына ябыша. Төлке билгеләнгән урынга барып җитә дә борылып карый, койрыгын селкеп куя, ә Кысла койрыктан ычкынып төшә дә Төлкегә әйтә: — Мин сине монда күптән көтәм инде, — ди.           

                                                      Лев Толстой