Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 марта 2024 09:41

Нәниләр өчен шигырьләр

Рәсимә Гарифуллина шигырьләре

Шәп рәсссам  
Төсле каләмнәрем кулда,
Бер фикер килде уйга. 
Җираф  ясап куйдым әле
Стенага – обойга.
Мин шәп рәссам буламмы?
Җавабын үзең уйла!

Мырауҗан
Песием бар – Мырауҗан,
Миңа охшаган – уңган.
Әби чорнаган йомгакны,
Тиз генә сүтеп куйган.

Кышкы күбәләк
Кар бөртекләре очалар,
Әйтерсең,  күбәләкләр.
Тәрәзәне ачкан идем,
Керде кар күбәләкләр.
Эределәр, калды бары,
Тамчылар, түгәрәкләр.

Тузганак
Кояш төсле сап-сары,
Чәчәк атты бакчабыз.
Иртәгесен ак мамыкка
Әверелде, баксагыз.

Сәгать
Тек-тек, текелдәп тора,
Туктаусыз йөргән була.
Сәгать  йөри,  дисәләр дә,
Гел  бер урында тора.