Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
31 января 2024 09:58

Песнәк белән Әнисә

Гасыйм Лотфи әкияте

Кыш көне иде. Көннәр үтә салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт-шарт итә. Тышка чыксаң, борынны чеметә. Кошларның хәле бик авырайды. Аларга ашарга табу кыенлашты. Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә сары түшле песнәк килеп кунды. Тәрәзә пыяласын чукырга тотынды.

Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый? дип сорады Әнисә.

Күрәсең ич тышта нинди салкын. Аның ашыйсы килгән, диде әнисе.

Алайса, мин аны ашатыйм, диде Әнисә, форточканы ачты да бер кисәк туңмай куйды. Песнәк бик шатланды. Канат кагып, Әнисәгә рәхмәт әйтте. Күз ачып йомганчы майны ашап та бетерде. Шул көннән алып, песнәк бик ияләшеп китте. Көн саен бер вакытта тәрәзәгә килеп куна торган булды. Тора-бара ул ачык тәрәзәдән өйгә дә керә башлады.