Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 августа 2025 10:28

Зәкия Туфайлова шигырьләре

Зәкия Туфайлова — язучы, балалар шагыйрәсе. Иң кече яшьтәге балаларга багышланган шигырьләр иҗат итә. Нәниләр өчен язган шигырь һәм табышмаклары, тел көрмәкләндергечләре гадилеге, уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булуы белән аерылып тора.

Ул зу-у-у-ур үскән

— Кем утырткан бу гөлләрне, 

Кем су сипкән? 

— Ләлә утырткан, Ләлә су сипкән, 

Ул зу-у-у-ур үскән.

Шофёр булам

Мин дә, әтием шикелле,

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофёр булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем.

«Әни» сүзе

«Әни» диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

«Әни» сүзен таптарга.

Тукай абый

Әле укый белмәсәк тә,

«Туган тел»не җырлыйбыз.

Бу — Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Әкиятләр сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

«Су анасы», «Шүрәле»ләр —

Безнең дуслар барсы да. 

Миннән дә зур үсәрсез

Кишер суы күп эчтем,

Шуңа быел бик үстем.

Кайсын кырып ашадым,

Кайсын тешләп ашадым.

Ялкауланып тормадым, 

Үзем эшләп ашадым.

Сез дә кишер кырыгыз,

Баллы суын эчәрсез.

Күрегез дә торыгыз:

Миннән дә зур үсәрсез.