«– Әйдә, Шөһрәт, сине әти чакырды»
... Бервакыт Гадилә күп итеп төнбоек чәчәкләре җыярга уйлады. Күл өстендә сарылы-аклы төнбоек шулкадәр күп, әйтерсең зәңгәр күлгә янып торган йолдызлар таратып ташлаганнар. Гадилә шул җем-җем итеп торучы йолдыз-чәчәкләрне өзеп ала да чәчләренә кадый, өзеп ала да чәчләренә кадый. Ә чәчәкләр эчкәрәк кергән саен матуррак. Вак дулкыннар өсләрен су белән...
... Бервакыт Гадилә күп итеп төнбоек чәчәкләре җыярга уйлады. Күл өстендә сарылы-аклы төнбоек шулкадәр күп, әйтерсең зәңгәр күлгә янып торган йолдызлар таратып ташлаганнар. Гадилә шул җем-җем итеп торучы йолдыз-чәчәкләрне өзеп ала да чәчләренә кадый, өзеп ала да чәчләренә кадый. Ә чәчәкләр эчкәрәк кергән саен матуррак. Вак дулкыннар өсләрен су белән коендырып та китсәләр, алардан да гүзәл, алардан да соклангыч нәрсә юк төсле. Яр өстеннән караганда Гадилә төнбоеклар арасыннан күренми дә диярлек. Чәченә күп итеп чәчәкләр кадагач, үзе дә чәчәк бәйләменә охшап киткән. Шөһрәт аны күздән ычкындырмаска тырыша. Һәр хәрәкәтен күзәтә. Кыз ераккарак китә башласа:
– Бик эчкә кермә, Гадилә, – дип кисәтеп куя. Ә Гадилә аның саен киреләнә. Хәле беткәнен сизсә дә, кире борылып чыгарга уйламый. Әнкәсенең тешләре шикелле ак чәчәкләр, аны үзенә чакыргандай, әкрен генә тирбәләләр. Иң матурын, иң агын өзим ди торгач, ул тәмам арый. Салкын суда озак булгангамы, аякларын көзән җыера башлый. Шөһрәт Гадиләнең бер батып, бер калкып маташканын күреп, күлгә ташлана. Ул килеп җиткәнче, кыз арудан һәм куркудан аңын югалткан һәм шактый гына күләмдә су йотып өлгергән була. Шөһрәт аны көч-хәл белән генә ярга алып чыга. Ләкин Гадиләдә җан әсәре булмый.
– Гадилә үлде, Гадилә үлде! – дип кычкыра-кычкыра, печәнчеләр янына чаба Шөһрәт. Колхозчылар килеп, Гадиләгә ясалма сулыш алдыралар. Озак, бик озак азапланганнан соң гына кызга җан керә. Аны атка салып алып китәләр.
Берничә көннән инде тәмам терелеп өлгергән Гадилә Шөһрәтләргә килеп керде:
– Әйдә, Шөһрәт, сине әти чакырды.
– Нигә?
– Кергәч белерсең.
Дәвамы бар