Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 января 2020 12:26

Балалар өчен Ләбиб ЛЕРОН шигырьләре

Кышкы иртәКышкы иртә. Авыл. Тынлык.Җил әле уянмаган.Иртә шул: бала-чага даЧыкмаган урамнарга. Кошлар күптән хәрәкәттә –Очып йөриләр иде.Агайлар да, сукмак ясап,Карлар көриләр инде. Тиздән, тиздән җил уяныр –Сукмакларны себерер.Балаларның шат авазыУрамнарга сибелер. Кыш – буяучыБөтерчектәй бөтерелә,Әй тирбәлә ак карлар...Кыш – буяучы, табигатьнеБуяп чыккан, акшарлап! Куе зәңгәр томан булып,Урманга эңгер төшә.«Җиһан тыныч...

Кышкы иртә
Кышкы иртә. Авыл. Тынлык.
Җил әле уянмаган.
Иртә шул: бала-чага да
Чыкмаган урамнарга.

Кошлар күптән хәрәкәттә –
Очып йөриләр иде.
Агайлар да, сукмак ясап,
Карлар көриләр инде.

Тиздән, тиздән җил уяныр –
Сукмакларны себерер.
Балаларның шат авазы
Урамнарга сибелер.

Кыш – буяучы
Бөтерчектәй бөтерелә,
Әй тирбәлә ак карлар...
Кыш – буяучы, табигатьне
Буяп чыккан, акшарлап!

Куе зәңгәр томан булып,
Урманга эңгер төшә.
«Җиһан тыныч йокласын», – дип,
Җил йөри, мендәр түшәп...

Чиксезлектә, җем-җем балкып,
Йолдызлар нидер көтә.
Шунда очып китәр сыман
Чыршы – яшел ракета!

Ылыс-канатларда – бәсләр,
Яна, әнә, елкылдап...
Вакыт безгә алып килә
Яңа ел – яңа китап!

Кыш бабай җыры
Бигрәкләр дә матур дөнья! –
Җиргә аклык бөркелә...
Гүзәллекккә таңнар калып,
Бер елмаям, бер көләм.

Кешеләрнең, бик сагынып,
Мине көткәнен беләм.
Шуңа күрә сөенечләр,
Шатлыклар алып киләм.

Өләшермен мин аларны,
Тынычлык, бәхет теләп.
Яңа яуган кардай ап-ак
Биштәрем үзем белән...

Кар бабайлар
Нәсим дә кар тәгәрәтә,
Вәсим дә кар тәгәрәтә...
Нәни генә булса да, күр,
Рәсим дә кар тәгәрәтә!

Тәгәрәтәм мин дә карны –
Тәгәрәтәм ап-ак шарны...
Кар шар миңа өчәү кирәк –
Тәгәрәтәм тагын карны!..

Эшебезгә карап тордык –
Иллә дә шәп булды, малай:
Кар бабайлар белән безнең
Бөтен урам тулды, малай!

Күңелле!
Буранлап-буранлап,
Кар яуды:
Урамнар, сукмаклар
Тарайды.

Чыктылар балалар
Урамга.
Урамны киңәйтеп
Уйнарга!

Уйныйлар, көләләр
Үзләре.
Суыктан алланган
Йөзләре.

Кыш көне, әйе шул,
Күңелле!
Сиңа да бу шулай
Түгелме?

Кызык кыш
Кыш беткәндә... кыш килде –
Быел кыш кызык итте...
Кар яудыра-яудыра,
Кыш тәмам кызып китте!

Башта билдән булган көрт
Мине дә узып китте;
Койманы һәм мунчаны...
Өйне дә узып китте!

...Ярый әле кышның, дим,
Үзен яз кызык итте:
Кояш булып чыкты да
Бөтен карны эретте.

Радиога салкын тигән
Энемнең тавышы беткән
Көч-хәл белән сөйләшә.
Салкын тигән. Шуңа күрә
Мәтрүшкәле чәй эчә.

... Беркөн безнең радиога
Нидер булды – сөйләми.
Чыжылдый шунда... Йөткерә –
Берничек тә көйләнми.

Нишләтергә инде моны
Әйбәт сөйләсен өчен?
Энем әйтә:
«Салкын тигән.
Мәтрүшкәле чәй эчсен!»