Зур бер агачның яфрагы өстендә ике тамчы сөйләшеп утыра:
— Кояш чыгып кыздыра башласа, безгә бик кыен булачак! — ди беренче тамчы.
— Икәү бергә кушылыйк та, җиргә сикереп төшик! — ди икенчесе.— Җирдә берни дә юкка чыкмый.
Шуннан алар икәү, кулга-кул тотынышып, яфрактан ботакка, ботактан җиргә сикереп төшкәннәр. Алар шундый кызу төшкәннәр, хәтта җирне тишеп, бик еракка җиткәннәр. Шуннан алар җир астындагы су патшалыгына килеп чыкканнар. Монда бөтен дөнья тыныч икән: кошлар да сайрамый, урман да шауламый. Тамчыларга күңелсез булып киткән.
— Юк,— дигән беренче тамчы,— мондагы тормыш миңа ошамый. Минем җир өстеннән челтер-челтер агасым, дулкыннарга кушылып чабасым килә.
— Ә моннан, җир астыннан ничек чыкмак кирәк?—дигән икенче тамчы.
— Бергәләшеп тырышсак, җиңәрбез, җир өстенә чыгарбыз,— дигән беренче тамчы.
Шуннан алар тагын кулга-кул тотышканнар, үзләре кебек кыю тамчыларны иярткәннәр дә, ташлар арасыннан кысыла-кысыла алга киткәннәр.
Шул рәвешле, алар, караңгы җир астында юл ярып, көннәр, атналар, айлар буе барганнар. Ниһаять, бер калын тауны тишеп, җир өстенә килеп чыкканнар. Аннары сөенә-сөенә алга чапканнар. Бара торгач, зур елгага килеп кушылганнар. Тамчыларның көчләре арткан. Алар теләкләренә ирешкәннәр: елгада турбиналарны әйләндергәннәр, йортларны яктыртканнар. Аннары тагын алга киткәннәр — зур диңгезгә барып кушылганнар.
Тырыш тамчылар күп нәрсә күргәннәр, күп дуслар тапканнар, күп эшләр эшләгәннәр, кешеләргә күп ярдәм иткәннәр.
Фото: pixabay.com