Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 декабря 2023 10:32

Әнәс Кари шигырьләре

Илгиз нинди үскән бала: үзе торып баса ала! батыраеп атлап китә, аяклары тып-тып итә.

Беренче адымнар

 

Илгиз нинди үскән бала:

Үзе торып баса ала!

Батыраеп атлап китә,

Аяклары тып-тып итә.

Әй күңелле була аңа!

«Тәпи йөрим!» дип куана.

 

 

 

Чебиләр

 

Акыллы кыз Гөлфия

Чебиләрне бик сөя:

Әнисе эштә чагында

Ул аларга җим сибә.

 

Их чебиләр, чебиләр!

Һич тынычлык бирмиләр:

Гөлфиянең кул астында

Черелдәшеп йөриләр.

Беренче адымнар

 

Илгиз нинди үскән бала:

Үзе торып баса ала!

Батыраеп атлап китә,

Аяклары тып-тып итә.

Әй күңелле була аңа!

«Тәпи йөрим!» дип куана.