Ата-ана абруе
Нәрсә ул ата-ана абруе һәм аңа ничек ирешергә? Баласы «тыңлаусыз» ата-аналар, гадәттә, абруй — ул табигать биргән сәләт, сәләтең булмаса, бернәрсә дә эшли алмыйсың, андый кешеләргә бары тик кызыгырга гына кала, дип уйлап, бик нык ялгышалар. Абруй казану ата-ананың үзенә бәйле. Ялган нигезгә корылган абруйның гомере бик кыска, ул бик...
Нәрсә ул ата-ана абруе һәм аңа ничек ирешергә? Баласы «тыңлаусыз» ата-аналар, гадәттә, абруй — ул табигать биргән сәләт, сәләтең булмаса, бернәрсә дә эшли алмыйсың, андый кешеләргә бары тик кызыгырга гына кала, дип уйлап, бик нык ялгышалар. Абруй казану ата-ананың үзенә бәйле. Ялган нигезгә корылган абруйның гомере бик кыска, ул бик тиз җимерелүчән була. Ялган абруй үзе берничә төргә бүленә. Куркыту юлы белән яуланган абруй. Абруйның мондый төре белән күбесенчә әти кешеләр «авыручан» була. Ата кеше юк кына эш өчен дә тавыш күтәрә, баланың һәр соравына дорфа итеп җавап кайтара, аның һәрбер гаебен җәза белән хәл итә — ата куркыту абруена ирешә. Атаның мондый залимлегеннән баланың гына түгел, хәтта ананың да коты алынып тора. Балалар исә әтиләренең күзенә чалынмаска, аңардан ераграк булырга тырышалар, шулай итеп балаларда ялганлау һәм куркаклык кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Нәтиҗәдә бала ихтыярсыз, сүлпән яки киребеткән, үҗәт булып үсә. Баланы читләтү юлы белән яуланган абруй.
Баладан ерак тору абруе.
Кайбер ата-аналар, бала тыңлаучан булсын өчен, аның белән мөмкин кадәр азрак сөйләшергә, аннан ераграк торырга кирәк, дип уйлыйлар. Андый гаиләләрдә бигрәк тә аталар үзләрен балаларыннан читтә тотып, абруйга ирешербез дип ышаналар. Ул хәтта балага әйтәсе киңәшләрен дә ана кеше аркылы гына җиткерә. Аналарның да кайберләре үз балаларын еш кына әбисе яки бабасы хөкеменә тапшыра һәм үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яши. Андый ата-аналарның балалары алдында бернинди дә абруе булмаячак. Мактанчыклык юлы белән яуланган абруй. Кайберәүләр үзләрен иң мәшһүр кешеләргә санап мактанырга, шапырынырга яраталар, үзләрен башкалардан өстен куялар. Гадәттә, яңа кием кию, берәр «зур» кеше белән танышу, курортка барып кайту, андый кешеләрдә мактанырга, үзен башка кешеләрдән аерып күрсәтергә сәбәп була. Кайвакытта ата-аналарның шундый кыланышларына ияреп, балалар да мактана башлый. Иптәшләре алдында, минем әти атаклы кеше, зур урында эшли, дигән сүзләрне кабатлыйлар. Менә шундый шартларда ата-аналар балаларының үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы, башкалар хезмәте һәм тормышына битараф, мактанчык кешеләр булып үсүләрен сизми дә калалар.
Вакчыллык юлы белән яуланган абруй.
Ата-аналар еш кына балаларына кирәгеннән артык игътибар итәләр, төпченәләр. Әмма үзләрен һавалы тоталар. Алар, ата-ананың һәрбер сүзеннән бала дерелдәп, куркып торырга тиеш диләр. Балалары белән боеру тонында гына сөйләшәләр. Һәр кушкан нәрсә берсүзсез үтәлергә тиеш дигән фикердә торалар. Андый ата-ана баланың үз-үзен тотышында һәрчак тәртипсезлек күрә һәм аны үзенчә «тәрбияләргә» керешә. Баланың тормышы, уй-фикерләре аны бөтенләй кызыксындырмый, ул үз сүзен генә сүз итәргә омтыла.
Бәйләнчеклек юлы белән яуланган абруй.
Бу очракта ата-аналар, үзләренең бетмәс-төкәнмәс өйрәтүләре, вәгазьләре, сафсаталары белән баланың теңкәсенә тияләр. Балага шаяртып бер-ике сүз әйтәсе урында, буш сүзләрен сөйләп башын катыралар. Алар балалары каршында бер гөнаһсыз-кимчелексез кеше булып күренергә тырышалар, ләкин баланың да үз хыяллары булуын, алар белән исәпләшергә кирәклеген онытып җибәрәләр. Бала бит күбрәк хисләр дөньясында яши, әлегә тирән итеп фикер йөртә һәм акыл белән эш итә белми. Ата-аналарның өзлексез өйрәтүләре, аларның бертуктаусыз тукып торулары балада тискәре тойгылар гына уята, һәм андый эч-пошыргыч вәгазьләрне бала кабул итә алмый. Йомшаклык юлы белән яуланган абруй.
Мондый абруйга ата-аналарның балага юл куюы, йомшаклык күрсәтүе белән ирешелә. Ата яки ана балага ни теләсә шуны эшләргә рөхсәт итә, баладан бернәрсәне дә кызганмый, янәсе алар саран түгел. Ата-аналар һәрбер конфликттан бик нык куркалар, гаилә тынычлыгы өчен алар теләсә нинди корбанга да барырга әзерләр; гаиләдә тынычлык кына булсын, бала гына көйсезләнмәсен. Баланың барлык теләкләрен, барлык капризларын, урынсыз таләпләрен үтәргә тырышу еш кына бик күңелсез хәлләр китереп чыгара, ләкин инде соң була. Дуслык юлы белән яуланган абруй. Гаиләдә, әлбәттә, дуслык булырга тиеш. Ләкин ул дуслык чыннан да әти-әни һәм балалар арасында булырга тиешле дуслык рәвешендә булганда гына дөрес тәрбиягә ирешергә мөмкин. Чөнки ата-ана — гаиләнең өлкән әгъзалары һәм, балаларына дус булу белән беррәттән, аларны тәрбияләүчеләр дә. Әгәр дә андый дуслык чигеннән чыкса, кире процесс башлана. Мондый гаиләләрдә балалар ата-аналарыннан мыскыллап көләләр, тупас сүзләр әйтәләр, адым саен аларны өйрәтәләр. Мондый хәлдә тыңлаучанлык турында сүз дә була алмый. Шулай ук дуслык та, татулык та юк, чөнки бер-береңне ихтирам итмәгәндә дуслык булуы мөмкин түгел.
«Сатып алу» юлы белән яуланган абруй.
Еш кына баланың тыңлаучанлыгы төрле бүләкләр һәм вәгъдәләр бирү белән сатып алына. Ата-аналар бер дә уңайсызланмыйча: Әгәр сүземне тыңласаң, сиңа велосипед алып бирермен, циркка алып барырмын», — диләр. Билгеле, гаиләдә бүләкләүләр, кызыксындыру чараларын да кулланырга мөмкин, ләкин баланы тыңлаучанлыгы өчен бүләкләргә кирәкми. Яхшы укыганы өчен бүләк вәгъдә итәргә мөмкин. Ләкин бу хакта алдан белдерелсә яхшырак. Шулай да вәгъдәләр белән артык мавыгырга һич тә ярамый. Кайбер ата-аналар тәрбия хакында бөтенләй уйланмыйлар, ничек туры килсә, шулай эш итәләр. Бүген ата кеше юк кына эш өчен дә баласын җәзага тарта, иртәгесен ул малаен чиктән тыш яратуын белдерә, өченче көнне исә аны «сатып алу» өчен нәрсәдер вәгъдә итә, ә дүртенче көнне тагын җәзага тарта, җитмәсә әле моңарчы эшләгән яхшылыклары өчен үкенүен әйтә. Тагын шулай була: әти кеше абруй казануның бер төрен, әни кеше икенче төрен сайлый. Бу очракта балаларга хәйләкәррәк булырга, ата белән анага җайлашырга туры килә. Ата-ана абруеның төп нигезе булып ата-ананың тормышы, эше, аларның әхлакый йөзе, гомумән, яшәү рәвеше торырга тиеш. Балалар ата-аналарының ничек яшәүләре, ни белән кызыксынулары турында мөмкин кадәр иртәрәк белсәләр яхшырак. Ата-ананың хезмәте, эше бала каршында җитди, ихтирам ителергә лаек эш дип куелсын. Бу мәсьәләдә тагын шуны да онытырга ярамый, кешенең һәртөрле эшчәнлегенең үзенә күрә киеренкелеге һәм казанышлары була. Ата-аналар исә балаларына үзләрен рекордчылар, тиңдәше булмаган даһилар итеп тә күрсәтергә тиеш түгелләр. Әмма балалар башкаларның, әти-әниләренең, якын иптәшләре казанышларын да күрә һәм алар белән горурлана белергә тиешләр. Һәр баланың теге яки бу эштә үзен ничек тотарга белмичә аптырап калган, киңәшкә һәм ярдәмгә мохтаҗ очраклары була. Әмма ул ярдәм сорарга кирәклеген белми, шуңа күрә сез үзегез аңа ярдәмгә килергә тиешсез. Бу ярдәм киңәш, шаярту, ә кайчакта кушу-боеру рәвешендә дә булырга мөмкин. Андый ярдәмне, балаларның уеннарына катнашып, я иптәшләре белән танышып, я мәктәптә укытучы белән сөйләшеп тә хәл итәргә булыр иде. Әгәр дә гаиләгездә берничә бала булса, ярдәмгә өлкәнрәк туганнарын — абыйларын-апаларын тарта аласыз. Ата-ана ярдәме бәйләнчек формада, тәмам туйдырып, йөдәтеп бетерә торган булмаска тиеш. Кыскасы, чын абруйны баланың тыңлаучанлыгына ирешүгә юнәлдерелгән ясалмалыктан аера белергә кирәк.
Ә. Н. Хуҗиәхмәтов Р. Р. Насыйбуллов