Бала нигә урлаша?
Усал идем, шуның өчен дә шул гөнаһ-фәлән диеп тормадым, зәңгәр төндә күрше карчыгының ак әтәчен кереп урладым, дип язган мәшһүр шагыйребез. Без бүген бу юлларны бер шуклык, мутлык дип кабул итәбез, мыек астыннан елмаеп укыйбыз. Хәер, икенче шигырендә үк әдип, кем уйлаган шушы шаярулар синдә кәсеп булып калыр, дип үкенә....
Усал идем, шуның өчен дә шул гөнаһ-фәлән диеп тормадым, зәңгәр төндә күрше карчыгының ак әтәчен кереп урладым, дип язган мәшһүр шагыйребез. Без бүген бу юлларны бер шуклык, мутлык дип кабул итәбез, мыек астыннан елмаеп укыйбыз. Хәер, икенче шигырендә үк әдип, кем уйлаган шушы шаярулар синдә кәсеп булып калыр, дип үкенә. Кечкенә чактагы шуклыклар кәсепкә әйләнмәсен, бала урлашырга гадәтләнмәсен өчен нишләргә соң, дигән сорау белән башкалабыздагы «Иске таш» мәчет имамы Рамил хәзрәт Юнысовка мөрәҗәгать иттек.
– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Баланың кырын эшләргә керү ихтималын фаразлаганда белгечләр аларны яше буенча өч төркемгә бүлә. Беренчесе – биш яшькә кадәр, икенчесе – биш яшьтән алып уникегә хәтле, өченчесе – унике яшьтән унтугыз яшькәчә. Бишкә хәтле бала үзенең ярамаган гамәл кылганын белмәскә дә мөмкин. Әти-әнисе әйтмәсә, кисәтмәсә, кызыккан әйберне алуны, урлашуны кемнеңдер малына, милкенә кул сузу дип уйламавы гаҗәп тә түгел. Дин әһелләре, психологлар, социологлар да моны җинаять дип санамый. Әмма әти-әниләр инде моны беренче кыңгырау итеп кабул итәргә тиеш. Шуның өчен бала белән әкрен генә бу хакта сөйләшергә, аңлатырга кирәк. Бу чорда балага игътибар, тәрбия җитмәве турында сөйли әлеге хәл.
Рәшит Минһаҗ