Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 сентября 2024 14:03

Сәгать дигән серле ил

Илсөяр Иксанова

Ул илне сезнең һәркайсыгызның күргәне бар, әйеме?! Мин сезгә шул илнең серен ачмакчы булам. Күрәсезме, бу илдә ике бертуган — Келт-келт белән Тек-тек яшиләр. Келт-келт кыскарак, Тек-тек озынрак. Шуңа күрә ул тизрәк йөри. Аннан соң, ул хәйләкәррәк тә. Келт-келт 1, 2, 3… дип санаганда, Тек-тек 5, 10, 15... дип саный. Келт-келт уникегә кадәр генә саный белә, Тек-тек — алтмышка кадәр. Шулай да алар бик тату яшиләр. Чөнки бергә булганда гына төгәл вакытны күрсәтә алалар. Келт-келт сәгатьне, Тек-тек минутны күрсәтә.