Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 января 2024 11:27

«Әбиемнең тылсымлы чемоданы»

Үпкәләгән чемодан, Күңелсезләнеп калган. Тора икән почмакта Шулай була кайчакта.

Үпкәләгән чемодан,
Күңелсезләнеп  калган.
Тора икән почмакта
Шулай була кайчакта.
Әминә бакчага килгән
Матур күлмәген кигән.
Көзге каршына басып
«Нидер җитми бит?» – дигән.
«Чын татар кызы булам бит,
Калфак, күкрәкчә кисәм.
Алка, беләзек таксам,
Матур хәситә ассам»
Әминәне ишетеп,
Чемодан да җанланган.
Киң итеп ишеген ачып,
Аның өчен шатланган.
Бай хәзинәне күреп,
Әминәбез шаккаткан.
Чемодан тулы бизәкләрне
Алып, үзенә аскан.
Озын толым, көмеш чулпы,
Энҗе калфак, беләзек.
Барысы да бик килешле
Күзләр генә тимәсен!

 

Гөлназ Ришат кызы Закирова, «Биектау «Калинка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе», татар теле тәрбиячесе.