Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 января 2024 09:00

«Әкият уены»

Дидактик өстәл уены

Уен өчен персонажлар тасвирланган карточкалар кирәк була. Аларда Былтыр, Шүрәле, Су анасы, Чукмар белән Тукмар, Кәҗә белән Сарык, Убырлы карчык, Куян, Сертотмас үрдәк һәм башкалар булырга мөмкин. Икенче төрле карточкаларда эмоцияләр ясалган: шаян смайлик-елмаю, курку, усал, моңсу. Башта балаларны әкиятләр белән таныштыру, персонажларның нинди әкияттән икәнен белү, эмоцияләрне танып белү, аңлату мөһим.

Уен барышы төрле булырга мөмкин:

Эмоцияне һәм шуңа туры килгән персонажны парлап тап.

Персонажны  анализлау. Мәсәлән, Шүрәлене алабыз. Ул әкиятнең башында, уртасында, азагында нинди эмоцияләр кичергән? Башта ул кыю, шаян, аннан курка, аннан усаллана, аннан моңсулана.

Крокодил уены кебек уйнап була. Персонажның карточкасын карыйсың һәм башкаларга аңлаешлы итеп хәрәкәтләр, мимика ярдәмендә күрсәтәсең. Башкалар синең кемне күрсәткәнеңне танырга тиешләр. Бу уенда шулай ук нинди эмоцияләр күбрәк кулланган күренә.

Уенны өйдә, гаилә белән дә, балалар бакчасында да уйнап була. Бу уен бүгенге көндә актуаль булган эмоциональ интеллектны үстерүдә дә зур өлеш кертә.

Альбина Фатыйх кызы Хәбибуллина Совет районы, 330 балалар бакчасы, педагог-психолог.