Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 ноября 2024 13:14

Балалар өчен шигырьләр

Галимуллина Тәнзилә Шамил кызы

Гармунчы әти

Әти гармун уйный өйдә,

Бармаклар йөгереп тора.

Күпме көйләр белә бит ул,

Бигрәкләр дә булдыра.

Әти уйный, ә мин биим,

Курчаклар карап тора.

Безнең осталыкка алар

Тын да алмый утыра.

Гаиләбездә шундый әти

Булу үзе ни тора!

Җир йөзендә аның кебек

Башка әти юктыр ла.

Тычкан коерыгы

Белмим инде, кайчан бу чәч

Билемә җитәр икән.

Ике толым үргән була

Әнием көн дә иртән.

Апам көлә:

- Толымың, - ди, -

Нәкъ тычкан койрыгы.

Ә мин әйтәм: әни, чәчне

Үрми торыйк һичьюгы.

Әни әйтә:

- Үзең белән

Бергә үсә ул чәч тә.

Шундый булырга тиеш чәч,

Синең кебек дүрт яшьтә.

Кыска булса, озын кирәк.

Үскәч менә күрерсең,

"Туйдыйм бу озын чәчемнән,

Кистерәм!"- дип йөрерсең.

Әбиемнең бакчасы

Әбиемнен бакчасыннан

Чыгасы килми, керсәң.

Тик барсын тутырырга

Бик тирән булсын кесәң.

Җиләк-җимеш, яшелчәнең

Бар төре бар бакчада.

Ашаган өчен аларны

Сорамый ул акча да.

Баллы кишер, алмаларын

Ашап туялмыйм һич тә.

Кабаклары минем кадәр, -

Кутәрә әби көчкә.

Җәйләр җитсә, очып кайтам

Әби янына кабат.

Бакчадагы тәм-томнарны

Үстерер өчен карап.

Кечкенә йолдыз

Өебезнең янында

Бер кечкенә сәхнә бар.

Шул сәхнә өстендә уйнап

Рәхәтләнә балалар.

Ә мин, менеп басу белән,

Йә җырлыйм, йә сөйләнәм.

Зур сәхнәдә булмасам да,

Зур артистка әйләнәм.

"Кечкенә йолдызым" диеп,

Әни мине, ярата.

Шуңа башкарасым килә

Гел әнигә карата.

Әнинең нәни йолдызы

Үсеп җитәр дә беркөн,

Зур бер йолдызга әйләнер,

Сәхнәсе булыр иркен.

Минем сәләтемә шунда

Сокланыр әле һәркем.

Бакчабыз

Күңелле үткән бакчада

Елның дүрт фасылы да.

Балачактан башланадыр

Тормышның асылы да.

Булса да елап калулар

"Әни калдырма!" - диеп.

Рәхәт иде бәйрәмнәрен

Каршылау җырлап, биеп.

Тәти апа, уенчыклар,

Мәмәйләр, йомшак урын.

Онытмаска сүз бирәбез

Бәхетле бакча юлын.

Бакчам- балачак илем син,

Гел уйнап үскән илем.

Тәрбияче апаларга

Олы рәхмәтем минем.

Әйбәт бабам

Куян күчтәнәчен алып

Кунакка килә бабай.

Балачак илендә калган

Күңеле аның “малай”.

Онык балдай татлы, диеп

Бабай кочаклап ала.

Бу җырым - бүләгем булсын,

Рәхмәтем чиксез аңа.

Күңелле үтә көннәрем,

Бабай булса янымда.

Җайлап кына, тыныч кына

Өйрәтә ул барын да.

Минем белән уйнап-көлеп

Беркайчан армас кебек.

Шундый әйбәт бабам барын

Бар дөнья торсын белеп.

Әшәке кайчы

Өйдә “ярамый” сүзен

Еш ишетә Диана.

Барысы да: "Син кечкенә,

Юк, ярамый!"- ди аңа.

Апасы гына кайвакыт,

Бик жәлләп куя үзен.

Почмакка барып утырса,

Яшькә тутырып күзен.

Юк, ярамый, дисәләр дә,

Уйнарга кайчы белән.

Беркөнне апасы аңа,

Жәлләп кайчысын биргән.

-"Менә сиңа кәгазь бите,

Кисеп утыр әзерәк.

Ул арада мин дә алыйм

Өй эшләрен хәзерләп."

Кызыкмы соң Дианага

Бер кәгазь бите генә?!

Тиз арада кайчы күчкән

Күлмәкнең итәгенә.

Күлмәктән соң менеп киткән

Кайчы йомшак чәченә.

Туктап калган җитез кулы

Апасы күргәч кенә.

Әнисе дә чыккан шулчак:

"Ник бетте, - дип, - тыныгыз?"

"Әнә бит, -  дигән апасы,-

Ни эшләде кызыгыз..."

"Мин түгел,- дигән Диана, -

Сезнең әшәке кайчы,-

Барысын кисеп бетерде,

Мә, әни, алып куйчы."

Көлеп, әнисе кайчыны

Алып куйган өскәрәк:

- Сиңа әле кайчы белән

Дус булырга иртәрәк!

Могҗизалы юллар!

Кунакка килде әбием,

Авылдан зур шәһәргә.

-Ай, балам,- ди,- бу шау-шуда

Ничек итеп яшәргә?

Күпме транспорт чарасы,

Троллейбус, трамвай...

Юл йөрү кагыйдәләрен

Белү бик кирәк, ай-һай.

Автомобильләрне күр син,

Юк нинди генә төсе,

Тип-тигез, иркен юллары,

Әкият илендә төсле.

Могҗизалы бу юллардан

Бик сак кына йөрисе.

- Безгә, әби, ярдәм итә

Светофор сигналы төсе.

Кызыл сигнал гел кисәтә:

"Тукта, кирәк көтәргә!"

Кызылдан соң сары дәшә:

"Кирәк сабыр итәргә!"

“Рәхим ит, хәзер ярый, - дип, -

Алга таба барырга...”

Сарыдан соң чират җитә

Яшел сигнал янарга.

- Менә кызык, бары өч төс -

Кызыл, сары һәм яшел.

Истә калдыру да җиңел,

Олы булса да яшем.

Әнә анда тезелеп киткән

Буй-буй сызык ни тагы?

- Шуннан чыккач көтә, әби,

Юлның икенче ягы.

“Җәяүлеләр кичүе”ннән

Юл арткылы үтәсе.

Шофёр абый туктаганын

Һич ашыкмый көтәсе.

- Могҗизалы бу юллардан

Сак кына йөрик, берүк.

Игътибарлы булып, аннан…

Юл кагыйдәсен белеп!