Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 апреля 2024 10:22

Бүре һәм җиде кәҗә бәтие.

Рус халык әкияте

Катнашалар:
Кәҗә
Бүре
Аю
Беренче бәти
Икенче бәти
Өченче бәти
Дүртенче бәти
Бишенчебәти
Алтынчы бәти
Җиденче бәти

Урман. Бер якта кәҗә өе. Икенче якта урман,агачлар. Урман ягыннан улап бүре килеп чыга.

Бүре:-У-y-y-y!
Мин - Бүре!
Усал Бүре!
Кара урманда яшим
Үземә азык эзлим.     
(Җырдан туктап, Кәҗәсен күреп ала)
-У-y-y-y,
Бу нинди өй?
Курыкмыйча кем шулай
Өй салган бу тирәгә?

Өй янына якынрак килеп тәрәзәдән карый. Өй өчендә Кәҗә бәтиләре уйнап йөриләр.

Бүре:-Кемнәр соң бу? 
-Кәжәләр?!
-О, бәхет басты мине !

Тәпиләрен угалап биеп йөри башлый. Шулчак урман ягыннан Кәҗә килгәнен күреп, өй почмагына поса. Кәҗә Бүрене күрми, ишеккә килеп шакый, аннан җырлый.

Кәҗә(жырлый):
Таудан тауга йөримен
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен.
Кыр җимеше җыямын.
Бер җиленемә сөт җыям,
Бер җиленемә май җыям.
Ачыгыз,балаларым.

Ишек ачыла. Кәҗә эчкә кереп китә.
Бүре бер урында катып кала, тыңлый.
Кәҗә бәтиләре әниләрен күреп сарып алалар. Бер-бер артлы сөйли башлыйлар.

1нче бәти:-Әни безнең ашыйсы килә.
Кәҗә:-Хәзер хәзер бәтиләрем.
2нче бәти:-Әни Син нәрсә алып кайттың?
3нче бәти:-Әни сөт алып кайтты, Әни сөт алып кайтты.
4нче бәти:-Әни син армадыңмы?
5нче бәти:-Бүрегә очрамадыңмы?
6 нчы бәти:  -Әни ул безне сөзә.
7 нче бәти:-Шакмакларны туздыра.

Бүре корсагын уып  урман ягына китә. Бер агач төбе янына килеп Кәҗәнең җырын кабатлап карый.

Буре(кабатлый калын тавыш белән)
Таудан тауга йөримен
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен.
Кыр җимеше җыямын.
Бер җиленемә сөт җыям,
Бер җиленемә май җыям.
Ачыгыз,балаларым. 
(Җырдан туктап.)
-Әһә, бик шәп булды бу!
Кәҗә өйдә  юкта килеп  бәтиләрен
Кабып йотам. 
(Агач төбенә ятып биноколь белән  Кәҗә өен күзәтә башлый).

Кәҗә:  -Сагаеп әллә нинди тавышлар ишетә. Явыз бүре йөри микән? Юктыр.
Кәҗә:-Балаларым килегез өстәлгә, сөт эчегез.

Өстәлгә кәбестә, бидон белән сөт куя. Шешәгә салынган сөтләрдән стаканнарга сөт сала. Кечкенә ике бәтигә шешә белән сөт бирә. Һәрберсен башыннан сыйпап чыга.

Кәҗә:-Балаларым мин китәм хәзер кырга
           Үлән ашап кайтырга.
           Матур гына булыгыз
           Тыныч кына уйнагыз.
           Берүк явыз бүрегә
           Ишек ача күрмәгез.
           Бәтиләрем сез мине
           Җырым аша белерсез.
           Мин җырлагач кына 
           Ишек ачып кертерсез.

1нче бәти:-Ишеккә бүре килсә, без аны ничек белик?
2нче бәти:-Бүре килсә, без аны танырбыз, ишек ачып кертмәбез.
3нче бәти:-Аның тавышы калын.
4нче бәти:-Әни тизрәк  кайт.
5 нче бәти:-Бүре Синең җырны җырламас.
6нчы бәти:-Безгә тәмле сөт алып кайт.
7 нче бәти:-Әни син киткәч тыныч кына уйнарбыз. 
Кәҗә:-Ярар, балалар, мин  киттем.

Кәҗә  китә. Бәтиләр ишекне эчтән бикләп калалар.
Кәҗә китү белән бүре сикереп тора:

Бүре:-Мин көткән сәгать житте,
Кәҗә кырга чыгып китте.
Бәтиләрен берәм-берәм
Хәзер ашап бетерәм.
Кәҗә өенә килә.

Эчтә бәтиләр түгәрәк ясап бииләр.

Бәтиләр: -Без бәтиләр көн саен
                Яратып сөт эчәбез.
                Сөт эчкәнгә көндә без.
                Таза булып үсәбез.

Бүре ишек шакый һәм калын тавыш белән җырлый.
Таудан тауга йөримен
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен.
Кыр җимеше җыямын.
Бер җиленемә сөт җыям,
Бер җиленемә май җыям.
Ачыгыз, балаларым. 

1нче бәти:-Юк син безнең әни түгел.
2 нче бәти:-Безнең әни бу вакыт кайтмый.
3 нче бәти:-Тавышың бигрәк калын.
4 нче бәти:-Куркытып йермә безне.
5 нче бәти:-Тавышың бигрәк ямьсез.
6нчы бәти:-Кит безнең  яныннан,кит.
7 нче бәти:-Явыз,усал бүре син!

Бүре корсагын кашып китә.

Бүре: -Әһә, бер уем бар!

Бәтиләр уз уеннарын уйнауларын дәвам итәләр.
Урман  алачыгы. Аю тимерче утта тимер кыздыра. Олы чүкече белән сандалында тимер тапый.

Аю:-Аюның эше авыр,
       Сандалда тимер тапыйм.
       Кемгә балта
       Кемгә чүкеч,
       Кемгәдер чалгы тапыйм.

Алачыкка Бүре килеп керә.

Аю:-О, исәнме бүре дус.
       Әйдә, әйдә түрдән уз.  
       Ни йомыш белән йөреш?
Бүре:-Зур гозер белән килдем
         Аю агай син минем
         Телемне юкартып бир.
Аю:-Син уйлап сөйлисеңме?
Бүре:-Әйе, әйе бик уйлап.
Аю:-Түзә алырсыңмы соң?
Бүре:-Түзәм, аю агай, юкартып кына җибәр.
Аю:-Ярар берәр сарык яки бал китерерсең.
Бүре:-Мин сиңа аю агай кәҗә китереп бирәм.
Аю: -Ярар, ярар бик яхшы 
       Ярап торыр Кәҗә дә.

Аю эшкә керешә.
Бүре улый. У-у-у.

Аю:-Улама бүре дускай.
       Түзем булырга кирәк.

Эшне бетерә.

Бүре(Нечкә тавыш белән):
-Рәхмәт Аю агай.

Бүре тагын Кәҗә өенә чаба.Килеп ишек шакый.

Бүре(Җырлый нечкә тавыш белән.):
-Таудан тауга йөримен
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен.
Кыр җимеше җыямын.
Бер җиленемә сөт җыям,
Бер җиленемә май җыям.
Ачыгыз,балаларым. 

Бәтиләр:-Әни кайтты, әни кайтты дип сикерешә башлыйлар.

Олы бәти ишекне ачып җибәрә.Бүре керә бәтиләрне җыеп чыгып китә.Бер бәти бочкага кереп кача.
Кәҗә кайта, ишекне шакый. Ишек ачылып китә. Керә бәтиләр юк. Тәртипсезлек.

Кәҗә:-Бу нинди тәртипсезлек. Ах, явыз бүре. Эх, балаларым, балаларым. Сүземне тыңламагансыз. Бүрегә ишек ачкансыз. Нишлим мин сездән башка(елый).

Шунда бочкадан бер бәти чыга.
Бәти: -Әни бүре килде синең кебек җырлады.Туганнарны ашады.
Кәҗә:-Газиз балаларымны бер кемгә дә бирмим. Әйдә, улым.

Кәҗә бәтине ала да бүре яшәгән урманга килә. Бүре кояшта кызынып ята. Кәҗә килеп бүренең корсагын сөзеп җибәрә. Бәтиләр чыга. Кочаклашалар. Бергә бииләр.

 

Клара Зөфәр кызы Заһидуллина, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «392 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» МБМБУ татар теле тәрбиячесе.