Чыршы янында кунакта
Мәктәпкәчә 5-7 яшьтәге балалалар өчен музыкаль әкият
Катнашалар:
Чыршы ролендә тәрбияче
Кызыл калфак
Сертомас үрдәк
Чукмар белән Тукмар
Су анасы
Куян кызы
Кыш бабай
Кар кызы
Урман. Башка агачлар арасында яшел чыршы моңаеп утыра утыра ( көй «Нәни йөрәккә зур бүләк»)
Көй астында чыршы тавышы ишетелә:
–Тиздән җитә Яңа ел,
Мин утырам ялгызым.
Ник күренми берәү дә,
Кайда минем дусларым?
Җырлый-җырлый Кызыл калфак керә (кулында пәрәмәч салган кәрзин) («Дәү әнигә бүләккә» көенә)
–Дәү әнигә мин барам,
Тәмле пәрәмәч алам.
Тиздән җитә Яңа ел,
Дәү әнием шатланыр.
– Тик кайсы якка барырга? Әй, исәнме, матур Чыршы! Миңа юлны күрсәт әле, адаштым.
Чыршы: Күрсәтәм, Кызыл калфак. Тик ярты сәгатьтән Яңа ел җитә, ә минем матур уенчыкларым да юк. Бик моңсу миңа.
Кызыл Калфак: Моңайма, Чыршыкай. Менә сиңа миннән бүләк! (Кызыл калфак чыршыга уенчык пәрәмәч элеп куя).
Чыршы: Рәхмәт сиңа, Кызыл калфак. Кал минем янда, Яңа елны бергә каршы алыйк.
Кызыл калфак: Ярый соң, мин риза.
Җырлый-җырлый Сертотмас үрдәк керә. («Мактанчык үрдәк» көенә. «Нәни йөрәккә зур бүләк»)
Як-ягыма каранып,
Үз-үземә сокланып
Барам куе урманга.
Без – үрдәкләр, батыр кошлар
Юктыр бездән батырлар. Бак-бак-бак.
–Әй Чыршы, Кызыл калфак! Күрмәдегезме минем хуҗамны, янында озын койрыклы эте дә бар иде. Безнең өйдә беркем дә юк, дусларым үзләре генә.
Чыршы: Күрсәтәм, Үрдәк. Тик ярты сәгатьтән Яңа ел җитә, ә минем матур уенчыкларым да юк. Бик моңсу миңа.
Үрдәк: (башын кашып) Кайгырма, Чыршыкай. Менә сиңа миннән бүләк!
( Сертотмас Үрдәк чырышга уенчык алтын балык элеп куя)
Чыршы: Рәхмәт сиңа, Үрдәк. Кал безнең янда, Яңа елны бергә каршы алыйк.
Үрдәк: Ярый соң, мин риза!
Бер-берсе белән талашып Чукмар белән Тукмар килеп керә:
Чукмар: Ник минем ипине ашадың?
Тукмар: Ник әбинең Яңа елга дип биргән бүләген алдың?
Чыршы: ( Сертотмас үрдәк белән Кызыл калфак гаҗәпләнеп карап торалар) Әй, дусларым, ни булды, нишләп сугышасыз? Ярамый алай!
Яңа ел җитәргә санаулы вакыт калып бара. Миңа бик күңелсез, минем күлмәгем дә бизәлеп бетмәгән.
Чукмар белән Тукмар: Гафу итегез инде безне! Нишләргә соң?( кесәләрен капшап карыйлар, аннан алтын башак табалар). Менә сиңа, Чыршыкай, бездән бүләк! (чыршыга элеп куялар)
Чыршы: Рәхмәт сезгә, Чукмар белән Тукмар. Калыгыз безнең янда, Яңа елны бергә каршы алыйк.
Чукмар белән Тукмар: Ярый соң, без риза.
Култык астына итекләрен кыстырып, як-ягына каранып, Куян кызы чабып килеп керә:
–Әнием күрмәгәндә кая яшерим икән итекләрне? Чыршы астына яшерим әле!
Чыршы: Куян кызы, нишләп яшерәсең итекләреңне, аякларың туңа бит. Яңа ел җиткәндә генә авырып китүең бар. Мә, ки син итекләреңне! Әни сүзен тыңларга кирәк!
Куян кызы : (икеләнеп) Ярый соң, киим! Минем авырыйсым килми!
Чыршы: (борчылып) Яңа ел килеп җитәргә санаулы вакыт калып бара. Минем күлмәгем дә бизәлеп бетмәгән.
Куян кызы: (кесәсеннән кишер алып чыршыга элеп куя). Мә, Чыршыкай борчылма, миннән сиңа бүләк!
Чыршы: Рәхмәт сиңа Куян кызы. Кал безнең янда, Яңа елны бергә каршы алыйк.
Куян кызы: Ярый соң, мин риза!
Як-ягына каранып, арыган, йончыган Су анасы килеп керә үзе җырлый:
(«Нәни йөрәккә зур бүләк»)
Су анасын усал диләр,
Мин бер дә усал түгел.
Мин бер дә, мин бер дә
Мин бер дә усал түгел.
Җәйдән бирле тарак эзләп,
Бик ардым, дуслар, үзем.
–Ах, теге явыз малайны таптым бит. Таптып алтын тарагымны (тарагын үбеп ала).
Чыршы: Су анасы, мин бик шат синең өчен, тарагыңны тапкансың! Яңа ел җитәргә санаулы минутлар гына калып бара, минем күлмәгем бизәлеп бетмәгән әле. Тиздән Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитәр!
Су анасы: Менә, Чыршыкай, минем алтын тарагым сиңа бүләгем булсын! (таракны чыршыга элеп куя)
Ерактан Кыш бабай тавышы ишетелә:
– Эхехей, кайда минем дусларым? Бәйрәм җитә, бәйрәм! Яңа ел!
Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитә.
( Яңа ел сәгате суккан тавыш ишетелә)
Барлык әкият батырлары, Чыршы, Кыш бабай, Кар кызы:
–Яңа ел белән, Яңа ел белән! (шатланып кул чабалар, сикергәләп тә куялар)
Кыш бабай:
–Яңа ел шатлык, куанычлар алып килсен!
Кар кызы: Яңа ел бәхет, исәнлек-саулык алып килсен!
(«Нәни йөрәккә зур бүләк»)
Барлык әкият батырлары җырлыйлар:
Каршылыйк дуслар бергәләп,
Яңа ел килә безгә.
Әнә күпме кунак килгән,
Әйләнә-тирәбезгә.
Кушымта:
Йолдызлар төшеп кушылган,
Чыршыдагы утларга.
Кыш бабай белән Кар кызы,
Килгән безне котларга.
Яңа елның бәхетле ел,
Буласын без беләбез.
Шуңа күрә бергәләшеп,
Яңа елга керәбез.
Барысы бергә: Котлы булсын, Яңа ел! (кул изиләр)
Әкият тәмам.
Казан шәһәре Яңа Савин районы «Иркә нур» исемендәге 18 нче номерлы балалар бакчасының 1 нче категорияле татар (ана) теле тәрбиячесе Фәсхтдинова Алсинә Сәет кызы.