12 января 2024 10:03
«Яңа елга чыршы бизибез»
Максат: беренче кечкенәләр төркемендә төс һәм форма төшенчәләрен ныгыту, уң һәм сул якны дөрес билгеләү.
Бирем:
Чыршыны яшел төскә буя.
Уенчыкларны буягыз: 1 уенчыкны – кызыл төскә, 2 уенчыкны - сары төскә, 3 уенчыкны - зәңгәр төскә.
3. Чыршыны бизә: сары төстәге уенчыкларны - уң якка , зәңгәр унчыкларны сул якка, кызылны аска урнаштырыгыз.
4. Уенчыкларны тәртип буенча урнаштыр: 1 нче рәт – 1 түгәрәк уенчык; 2 нче рәт – 2 шакмак уенчык; 3 нче рәт – 2 түгәрәк, 1 өчпочмак.
Локманова Эльвира Ринат кызы, Әлмәт шәһәре «Баланың сәләтен үстерү үзәге 57нче «Сандугач» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе» тәрбиячесе .