Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 мая 2024 10:59

«Ятим кыз Һәм үги ананың кызы»

Мари халык әкияте.

Катнашалар:
Кыз-Насташка
Әтисе
Үги әни
Кыз-Марпа
Аю
Тычкан
Эт
Песи
Музыка. Өй эче марийча бизәлгән. Өй уртасында өстәл, мич тора. Мич  янында   эт  ята. Урындык янында песи ята. Кровать. Әтәч кычкыра. Насташка тиз-тиз эшләрне эшләргә тотына. Кроватьта кыз йоклап ята. Насташка йон эрли, өйлэрне жыештыра идән  себерә. Ашарга пешерә. Кинәт капкачны төшереп җибәрә. Шулчак үги әнисе килеп  керә.
Үги әни: Нишләп тавышланып йерисен? Кызымны уятысың бит. (ачулы)
(Тавышка киерелеп кыз тора.)
Кыз: Иртә  бит  әле. Ник  уяттыгыз? (киерелеп)
Үги әни: Кызым йолдызым торган.
                 Күзләрен ачкан.
                 Иреннәре елмая,
                 Кызым бик матур була.
– Әйдә, кызым, тор. Чәй эчәбез.

(Кыз тора өстәл янына килеп утыра.)      

Кыз: Насташка ашарга китер. (Өстәлгә суга)
Насташка: Хәзер.
Үги әни: Ишетмисеңме әллә ашарга китер! Пареңге (Пареңге – милли марий ризыгы) китер.
Насташка чаба-чаба өстәлгә пареңге  китереп куя.
Чиләкләр тотып әтисе керә. Чиләкләрне мич янына куя. Узенең эшенә, итек ямарга килеп утыра.
Кыз-Марпа: Тәмле түгел,миңа баллы пирог кирәк. (Этеп җибәрә)
Үги әни: Мин сиңа әйттем бит шор  гогал. (баллы милли марий ризыгы) пешер дип.
Насташка:Хәзер китерәм.(Өстәлгә шор гогал китереп куя)
Үги Әни : Тәмлеме, кызым? Аша-аша.
Үги әни: Син мич ягырга  җыенасыңмы? Ашарга пешерергә кирәк. Кызым ач булмасын. (Кызың башыннан сыйпый)
Насташка: Хәзер. (Кыз мич яга башлый)
Әтисе: Кызым, алтынным, аргансындыр, әйдә, мин сина булышам. (Бергә Насташка белән мич яга. Чуен белән ашарга куя.)
Үги әни: Кызым, кара әле менә бу матур шәлне яп әле. Матур бул әле. Матурмы?
Марпа: Әйе. Матур! (әйләнеп ала)
Марпа: Насташка чәчемне тара әле. (Кычкырып калын тавыш белән)
Насташка: Хәзер. (Кызның чәчен тарый башлый).
Марпа: Әни авырттыра... (елый башлый)
Үги әни: Булдыксыз! Бернинди эш эшли белмисең. (Насташканың кулына суга). Әйдә, кызым, киттек.Үзем тарыйм. (Чыгып китәләр кызы белән.)
Насташка өстәлләр җыештыра, җырлый.

Каласе, авием,
Кунам вара канет?
Кунам малет,
Каласе, авием?
Песине сыйпап ала. Эт белән әйләнеп ала. Әтисен кочып ала.
Насташка чыгып китә.
Шулчак үги әни атылып килеп керә.
Үги әни: Урманга алып барып куй ул кызыңны. Бер эш эшләми. Туйдым.
Әтисе башын иеп бер сүз әйтмичә чыгып китә.
Эт белән песи ишетеп  башларын иеп.
Песи: Нишлибез инде Насташкадан башка?
Эт: Кем безгә ашарга бирә инде?
Сәхнә алышына. Урман юлы. Әтисе кызны арбага утырткан. Атны алдан тоткан.
Әтисе: Кызым, гафу ит! Мин сине монда калдырам. Берни дә эшли алмыйм. Сакла үзеңне. Мә сиңа ипи. Ашарсың. (Бер ипи бирә.)
Насташка: Рәхмәт, әтием. Сау бул.
Әтисе: Сау бул, кызым.
Насташка урман юлы белән китә. Бара-бара бер өй янына килеп җитә. Ишеген шакый. Ачучы булмагач эчкә керә.
Насташка: Кем бар өйдә,
                     Бер кем дәшми, керим әле.
                     Идәннәрне юып чыгарыйм әле. 
                     Уф, ардым. Ашыйсым килә. Ботка пешерим әле.
(Өйне матурлап юып чыга, җыештырып чыгарга. Мичтә ботка пешерә. Ашарга гына утыра мич артыннан тычкан килеп чыга.
Тычкан: Түтәй, түтәй, бер кашык ботка бир әле.
(Насташка тычканга ашарга ботка бирә.)
Тычкан: Рәхмәт, сиңа рәхмәт.
(Йорт хуҗасы – Аю өйгә кайтып керә. Аны күргәч тычкан качып китә.)
Аю: О-о! Минем өемдә кунак бар икән! Барысын да эшләгән – йорт юылган. Бөтен җир җыештырылган!Тәмле исләр чыккан. Бәлки, миңа берәр нәрсә ашарга да пешергәнсеңдер. 
Насташка:- Мин ботка пешердем, утыр ашарга!
 (Аю өстәл артына утыра һәм мактый-мактый ботка ашый.)
Аю: Тәмле ботка, бик тәмле ботка!(авызын чапылдатып ашый). Уф, рәхмәт, ашап тыйдым! Синең исемең ничек?
Насташка: Насташка.
Аю: -Әйдә, хәзер «Күз бәйләш» уенны уйныйбыз! Син кач, ә мин  сине эзлим.
(Аю Насташкага муенына кечкенә кыңгырау кидерә, үз күзләрен яулык белән каплап бәйли. Аннан кызны куа башлый. Насташка йөгерә, уйнарга бик курка. Аю кыңгырау тавышына чаба.)
Аю: Хәзер мин сине тотам, мин беләм син кайда!
Насташка: Кая качыйм инде? Нишләргә?! (өметсезләнеп)
(Насташка мич янында качып торганда, мич артыннан тычкан чабып чыга)
Тычкан: Син мине ашаттың, мин сиңа ярдәм итәм!
(Тычкан Насташканның муеныннан кыңгырауны салдыра.)
Тычкан: Бир мин киям!
(Тычкан кыңгырауны үзенең муенына кия дә бер почмактан икенче  почмакка чаба башлый. Ә Насташка куркудан өстәл астына кача. Аю тычкан артыннан куа, арып-талып үзенең җиңелүен әйтә.)
Аю: Ярый! Син мине җиңдең! Тотсам мин сине таш курчакка әйләндерә  идем!
Насташка: Аю, мине зинһар өчен өйгә җибәр.
Аю: Яхшы, ярар. Син минем өемне җыештырдың ,ботка пешердең, уенда җиңдең. Менә сиңа алтын-көмеш, бүләкләр, яңа күлмәк. Мин сине җибәрәм, бар өеңә кайт!
(Аю Насташкага  тулган  сандык белән алтын-көмеш  бирә)
 (Авылдагы өй. Үги-ана белән әти...)Кыз козге янында бизәнеп утыра.
Үги-ана: Бар урманга, Насташканың сөякләрен алып кайт.
Әти: (бер сүзәйтмичә, чыгып китә).Урманга бара.
(Урман. Урман юлында кечкенә сандык белән Насташка басып тора.
Әтисе: Кызым минем (кочып ала). Атка утырта. Өенә алып кайта. Кайтып житәрәк эт белән песи атылып чыга да арба яныннан  баралар.
Эт: Адашырга киткән кыз баеп кайта! 
Песи: Адашырга киткән кыз баеп кайта.
Үги әни: Кит кереп. Нәрсә монда эреп торасың? 
Насташканың сандыгын ачып карый. Аптырап китә. (Насташка, Әтисе, эт, песи) бииләр. Тиз генә өйдән кызын алып чыга да Насташканы этеп җибәреп, үз кызын  арбага утыртып куя. Ашарына бирә.
Үги әни: Бар минем кызымны да урманга илтеп куй. Баеп кайтсын!
Марпа: Әйдә, тизрәк минем дә баеп кайтасым килә. (Әтисен кулыннан тарта)
(Әтисе атны алып урманга китә. Кызны аюның өенә илтеп куя. Кыз шакып та тормый ишекне тибеп кенә ачып керә.
Марпа: Кая алтыннар, кая көмешләр? (эзли) Өйдә тәртипсезлек ясый.
Кая икән? Монда микән? Кая гына куйган соң? Ботка таба. Ботка сала. Салганда кашыктан кабып ала. Ашарга утыра.
Шул чак мич артыннан тычкан чыга. 
Тычкан: Түтәй, түтәй бер кашык ботка бир әле?
Марпа: Үземә дә юк әле. Кит моннан! (Аягы белән идәнгә тибә һәм борылып утыра). Шулчак аю кайтып керә. Тычкан кача.
Аю: Син кем?
Кыз: Мин – Марпа.
Аю: Бу нинди тәртипсезлек? Кем монда минем әйберләрне туздырды?
Марпа: Миңа алтыннар бир. Миңа көмешләр бир  (аюны этеп җибәрә)
Аю: (Ачулы) Ашарга бармы?
Кыз. Юк. Үзем ашап бетердем.
Аю: Ярар. Алайса, әйдә, «Күз бәйләш» уйныйбыз. Мин күземне бәйлим. Сиңа кыңгырау киертәм. Син кач мин сине тотам.
Шул чак тычкан мич янына чыгып утыра.
Тычкан: Карарбыз синең белән нәрсә була? Качып кара.
Аю Марпаны тота, күзләрен ача һәм Марпаны мич артына алып кереп китә. Шунда аны сихерли  аны таш курчакка әйләндерә.
Төенчеккә салып юлга чыгарып куя.
Шул вакыт өйдә Үги әни коймак пешерә башлый.
Үги әни: Кызым  кайта коман мелна пешерим әле.
Иргә кычкыра: – Бар, кызымны алып кайт. Баегандыр инде.
Ир: Ярар.
Ир килә аю өенә. Бер төенчек ята. Төенчек эчендә курчак. Ир төенчекне ала да кайтып китә.
Кайтып житәрәк каршысына эт чыгып өрә башлый.
Эт: Баерга киткән кыз таш курчак булып кайта.
Песи: Баерга киткән кыз таш курчак булып кайта.
Үги әни: Нәрсә өрәсең, югал күземнән.
Ирнең кулындагы төенчекне күреп елап жибәрә.
Үги әни: Әй, кызым, кызым. Ниләр булды синең белән? Елый.
Шулвакыт эт, мәче, тычкан, Насташка һәм әтисе шундый сүзләр әйтәләр.
Әкият өйрәтә безне: Не делай людям  зла – оно тебе вернется. Кешегә начарлык эшләмә – үзеңә кайтыр. Илыш поро пашалан пуалтын. Жизнь дана на доброе дела.
Тәмам. 
Ленара Әсфәндияр кызы Ибраһимова, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «392 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» МБМБУ тәрбияче.