Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 февраля 2024 14:47

«Йомры икмәк»

«Балачак сәхнәсе»

Автор: Яшәгән ди әби белән бабай. Алар бик тату яшәгәннәр. Беркөнне бабай әбигә карап болай дигән:

Бабай: Әби-әби кил монда!

Әби: Киләм бабай, киләм! Нәрсә кирәк?

Бабай: Ашыйсы килә. Өчпочмак ашыйсы килә.

Әби: Бәрәңге бар, ит бар, он кирәк.

Бабай: Әйдә, әби табабыз.

Автор: Канатларын алып, әби белән бабай идәннәрдән, савытлардан җыя-җыя ике  уч он җыеп  килгәннәр. Әйбәт итеп камыр басырга тотынганнар. Әвәләп ризыкны мичкә куйганнар.

(РИЗЫК БИК ТӘМЛЕ БУЛЫП ПЕШЕП ҖИТКӘН)

Өчпочмак: Исәнмесез, Хәерле көн!

Балалар: Исәнмесез, Хәерле көн! Син Йомры икмәкме?

Өчпочмак:  Юк, мин Өчпочмак. Мин матур, мин тәмле өчпочмак.

Автор: Өчпомак исен сизеп, куян сикереп килеп җиткән.

Өчпочмак: Исәнмесез, Хәерле көн!

Куян: Исәнмесез, Хәерле көн!

Өчпочмак: Син  кем?

Куян: Мин Куян. Мин куркак Куян. Ә син кем?

Өчпочмак: Мин Өчпочмак. Мин матур, мин тәмле өчпочмак.

Куян: Өчпочмак мин яратам. Мин сине ашыйм.

Өчпочмак:  ЮК.

Автор: Тәмле исләрне сизеп, бүре дә килеп җиткән.

Өчпочмак: Исәнмесез, Хәерле көн!

Бүре: Исәнмесез, Хәерле көн!

Өчпочмак: Син  кем?

Бүре:   Мин бүре. Мин зур, көчле бүре. Ә син кем?

Өчпочмак:  Ә мин өчпочмак. Мин матур, тәмле өчпочмак.

Бүре:   (иснәп карый)  Син өчпочмак тәмлеме?

Өчпочмак: ӘЙЕ.

Бүре:   Мин сине ашыйм.

Өчпочмак:   ЮК.

Автор:  Аю да тәмле исне сизеп алган. Аю килә-килә арып беткән.

Өчпочмак:  Исәнмесез, Хәерле көн!

Аю:   Исәнмесез, Хәерле көн!

Өчпочмак:  Син кем?

Аю:   Мин аю. Син кем?

ӨчпочмакМин матур, тәмле өчпочмак.

Аю: Мин өчпочмак яратам. Мин сине ашыйм. 

Өчпочмак:   ЮК.

Автор:   Хәйләкәр Төлке дә артта калмаган, ул да килеп җиткән.

Өчпочмак:  Исәнмесез, Хәерле көн!

Төлке:   Исәнмесез, Хәерле көн!

Өчпочмак:  Син кем?

Төлке:   Мин төлке. Мин матур төлке. Ә син кем?

Өчпочмак: Мин матур, тәмле өчпочмак.

Төлке: Мин өчпочмак яратам. Кил монда матур өчпочмак.

Өчпочмак:   ЮК.

Төлке:   Кил монда, тәмле өчпочмак. Ашыйм. ТОТТЫМ.

(Балалар чыгып басалар, башларын ияләр.)

 

Гөлназ Нәкыйп кызы Хафизова, Яр Чаллы шәһәренең «Каен җиләге» 46 нчы катнаш төрдәге  балалар бакчасының балаларга ана телен өйрәтүче тәрбиячесе.