«Карга боткасы»
«Карга боткасы» развлечение с использованием татарского-русского фольклора
Цель: Познакомить детей с национальным праздником наших предков, с его историей и значением в жизни народа. Расширить представление о традициях татарского народа.
Задачи:
1. Воспитывать интерес к культуре татарского народа.
2. Продолжить формировать чувство уважения к культуре другого народа.
3. Расширить словарь детей (через знакомство с отдельными словами из языка татарского народа).
Предшествующая работа:
- Подбор литературы о быте и культуре татарского народа;
- беседа с детьми о празднике «Грачиная каша»
-изучение татарских народных пословиц, поговорок, потешек, закличек, песен;
-знакомство с подвижными играми татарских стихов;
-знакомство с костюмами татарского народа.
Возраст детей: Старшая группа и подготовительная к школе группа
Зал бәйрәмчә итеп бизәлгән. Алгы планда берничә өй макеты куелган. Залда татар халык көе яңгырый. Татар халкының милли киеменә киенгән бер малай йөгереп керә.
Малай: Әйдәгез, дуслар, әйдәгез бәйрәмгә, “Карга боткасына”!
Залга татар халкының милли киеменә киенгән балалар биеп керәләр.
1 бала: Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре,
Кошлар кайта, сагындыра
Туган үскән җирләре.
2 бала: Көннәр юлда үткәреп,
Куанышып очалар.
Канатларын күтәреп
Яз китерә ич алар.
Залга татар халкының милли киеменә киенгән 1нче алып баручы керә.
1 алып баручы: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Исәнмесез! Хәерле көн! Борын-борын заманнарда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр ди. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар агып беткәч, кара каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Аланда, болында, су буйларында уйнаганнар, күңел ачканнар. Ахырдан ботка ашый торган булганнар.
“Карга боткасы” җыры башкарыла
(Ф.Шәймарданова көе һәм сүзләре)
1 алып баручы: Әйдәгез, дуслар, бүген без дә бәйрәм итик, күңел ачыйк. Дусларыбызны бәйрәмгә чакырыйк, сый-хөрмәт җыйныйк.
Балалар: Әйдәгез, дуслар, әйдәгез!
Килегез безгә кунакка “Карга боткасына”.
Залга рус милли киеменә киенгән 2нче алып баручы керә һәм рус милли киеменә киенгән балалар рус халкының түгәрәк уены “Закличка”ны җырлап-биеп килеп керәләр.
2 алып баручы: Здравствуйте, друзья! Вы пригласили, мы прищли к Вам на праздник “Карга боткасы”. Спасибо, Вам. Это-татарский национальный праздник. Давным-давно люди не знали почему и как приходит весна. Они думали, что грачи на своих крыльях приведут весну. И в их честь устраивали праздник “Карга боткасы”. Для этого они выходили на полянку: играли, пели, плясали. А дети по домам ходили, пели и собирали крупу, масло, молоко, яйцо и другие продукты. Потом вместе варили кашу. Вместе ели, играли, веселились и пожелали, чтоб год был урожайный, богатый, чтоб наша родная земля расцвела и помолодела.
“Земелюшка-чернозем” җыры башкарыла
(русская народная песня)
1 алып баручы: Әйе, балалар, барысы да мул булыр, Ходай кушса. Яңгырлар да явар, җил дә вакытында исәр. Суын да сибәрбез кирәксә.
“Кар-р, Кар-р” дип 4 карга очып керә.
1 карга: Кар-р, Кар-р....!
2 карга: Туем җитте, бар-р, бар-р!
3 карга: Матур язлар алып килдек!
4 карга: Күңелле җәйләр китердек!
“Каргалар” биюе башкарыла (Пляска грачей)
1 алып баручы: Менә, балалар, каргалар да килеп җиттеләр, аларга да күңелле булсын, бер уйнап-җырлап алыйк әле.
“Очты-очты” уены уйнала
2 алып баручы: Да, ребятки, вот и грачи прилетели. Давайте поиграим с ними.
Игра “ Займи домик”
1 алып баручы: Яланга чыккач вакытны бушка уздырмыйк әле, әнә тегендәге чишмәдән кызлар су алып килсеннәр. Бик тәмле инде шул чишмәнең суы. Кызларыбыз көянтә-чиләкләрен дә алып килгәннәр иде.
“Чишмә юлында” бию башкарыла
3 бала: Мы все песни перепели
Про комарика не спели.
Сел комарик на пенечек
Свесил ножки на песочек.
“А я по лугу” җыры башкарыла
(русская народная песня)
1 алып баручы: Менә кызларыбыз су да алып килделәр. Чәй куярбыз, ботка да пешерербез. Әйдәгез инде хәзер якындагы өйләрдән сый-хөрмәт җыйыйк.. (поднослар өләшә). Алып баручы белән 3 бала җырлыйлар:
Карабодай чәчәге
Кара булмый ак була.
Ел тәүлеге - 12 ай,
Бик сагынган чак була.
4 бала: Өйдәме, түтәй?
Җәтрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Түтәй чыга
Түтәй: Әй, балакайларым килгән икән бит. Исән-сау килеп җиттегезме, балалар? Ай рәхмәт, рәхмәт. Кара каргалар да килеп җиткәннәр икән.
(Түтәй подносларга сыйлар куя)
Балалар: Исәнме, әбекәй! Бик зур рәхмәт!
5 бала: Өйдәме, түтәй?
Түтәй, май кирәк безгә,
Ярма да кирәк
Карга туена бар да кирәк!
6 бала: Казылык! Ярма! Сөт! Күкәй!
Ит тә бир әле, түтәй!
Бабай чыга.
Бабай: Кһым, кһым! Һәй, кунаклар бар икән, оланнар килгән анасы, буш итмә, хәзинәдә барын кызганма. Балалар, бар да бар: ярма да, май да, тоз да. Бар, әнисе, ботканы пешерергә куй. (Подносларга әби белән бергә сыйлар куялар)
Әби: Ярар, ярар әтисе. (Әби сый-хөрмәтләрне алып өйгә кереп китә)
Бабай: Балалар, ботка пешкәнче үзегезнең һөнәрләрегезне күрсәтеп алыгыз әле.
2 алып баручы: Да, дедушка, мы любим на празднике веселиться, плясать, играть. Сейчас мы поиграем русскую народную игру “Барашеньки-крутороженьки”
“Барашеньки-крутороженьки” уены уйнала
Бабай: Бик матур уйнадыгыз, балалар. Без яшь чакларда уйнаган уеннарны беләсез микән сез, балалар?
1алып баручы: Беләбез , бабай, беләбез. Эйдәгез эле, балалар “Кәрия-Зәкәрия” уенын уйнап күрсәтик эле. Бабакай, без сине дә чакырабыз.
Җырлы-биюле уен “Кәрия-Зәкәрия башкарыла
“Где был, Иванушка?” (рус халык җырын инсценировка итеп курсәтәләр)
Бабай: Булдырасыз икән сез, балалар. Күп уеннар беләсез икән. Рәхмәт сезгә. Ә менә хәзер “Без-без” уенын уйнап карыйк әле.
1 алып баручы: Әйдәгез, балалар!
Балалар берничә төркемгә бүленеп басалар, баш бармакларын тотынышалар. Бергәләп кулларын селкетеп кабатлыйлар:
Без-без, без идек,
Без үнике кыз идек,
Базга төштек, май ашадык,
Келәткә кердек, бал ашадык,
Авызыңа кап та йом.
Аннан барысы да, авызларын йомып “м-м-м-“ дип, бер-берсенә күрсәтәләр. Бабай балаларны көлдереп йөри. Көлгән балага җәза бирелә:
1 бала шигырь сөйли:
Карга әйтә: кар-р, кар-р,
Мичтә бәлеш бар-р,бар-р.
Берсен генә алыр идем,
Йөдә кунак бар-р, бар-р.
2 бала татар халык көенә бии
3 бала җырлый
4 бала шигырь сөйли:
Тук,тук, тукыран
Тукылдатып утырам.
Агачтагы кортларның
Барын ашап бетерәм.
Тагын төрле җәзалар бирелә: әтәч булып кычкырырга, куян булып сикерергә, һ.б)
Бабай: Әй, балалар, һөнәрләрегез күп икән сезнең. Ә хәзер инде мин сезгә табышмаклар әйтәм:
1. Лампа түгел – яктырта
Мич түгел – җылыта.
Не лампа, а светит
Не печка, а греет. (Кояш,солнце)
2. Яз килсә – киенә
Көз килсә – чишенә.
Весной одевается
Осенью раздевается (Агач, дерево)
3. Өй артында дөп-дөп кое казый (Тамчы)
Бабай: Бик дөрес әйттегез. Менә хәзер тагын уйлап карагыз әле.
Түтәлләр казырга чыккач,
Күрдем мин ике көрәк.
Белмим, кемнәрдер аларны
Коймага куйган сөяп.
Хәзер менә алып килдем,
Икесен кулга тотып:
Ник монысы көмештәй,
Ә монысын баскан тутык.
1 бала: Берсе аның күп эшләгән
Көмеш тесле шунлыктан
Икенчесе гел тик яткан,
Ялкаулыктан тутыккан!
Бабай: Зирәк икәнсез, эш сөйгәнегез әллә каян күренеп тора.
Әби чыга:
Әби: Балакайларым, ботка пеште.
Бабай: Булдыргансың, әнисе. Балалар, ботка ашаганчы бер биеп алыйк әле!
Әби: Бар иде безнең яшь чаклар,
Кесә тулы борчаклар,
Чабатага бака җигеп
Чикерткә куган чаклар.
1 алып баручы: Әй, әбекәй, бик матур әйттең. Әйдәгез, балалар, барыбыз бергә биеп алыйк әле.
2 алып баручы: Давайте, ребятки, все вместе попляшем.
“Талы, талы” көенә барысы бергә җырлап бииләр.
Бию бетешкә әби ботка алып чыга.
1 алып баручы: Менә, балалар, ботка да пешкән
2 алып баручы :Пойдемте, ребятки, кашу будем есть «Карга боткасын»,
1 карга: Карга әйтә кар-р, кар-р,
Ярма, күкәй алып бар-р.
2 карга: Туем җитте, бар-р, бар-р,
Сөт-маеңны салып бар
Бар-р, бар-р, бар-р!
Бергә: Әпәй, итең тагын бар
Бар-р, бар-р, бар-р.
Барысы бергә “Матур булсын” җырлап чыгып китәләр.
Зур казанда пешкән ботканы алып чыгып, балаларга группада өләшәләр.
Составила и провела: Воспитатель Ширманова Анастасия Николаевна.
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ “БИЛИНГВАЛЬНЫЙ ДЕТСКИЙ САД № 166 КОМБИНИРОВАННОГО ВИДА” СОВЕТСКОГО РАЙОНА ГОРОДА КАЗАНИ