«Карга боткасы» бәйрәме
Максат: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны милли бәйрәм белән таныштыру, аның тарихын искә төшерү, мәгънәсенә төшенү, татар халкының культурасын, тормыш-көнкүрешенә кызыксыну үстерү, милләтара дуслыкны тәрбияләү.
Татарча музыка яңгырый. Ишегалды матур итеп бизәлгән, уртада казан тора.
Алып баручы: Балалалар, ни булды? Монда нинди җыелыш? Берәр бәйрәмме әллә? Әәәә. Әйе шул. Кар – боз вакыты китте. Елга ярларын су басты. Көннәр озыная, төннәр кыскара, әйтегезче дуслар, бу кайчак була?
Балалар:Яз!
А.б.Дөрес, ай нинди уңганнар. Бик күңелле бездә. Балалар, карагыз әле безгә кунаклар килә бугай.(каргалар тавышы,музыка).
1 карга: Мин карга,карга каррр,карр
Канатымда хат бар
Буең җитсә тартып ал.
А.б. Укымый да беләбез, хатка ни язылганын һәм балаларның матур язны сагынганын.
2 карга:Карр,карр килеп җитте
Карр карр матур язлар алып килде
Күңелле җәйләр китерде.
А.б.Яз килүгә без бик шат. Шулай бит балалар?!Яз безне үзенең якты, җылы көннәре белән сөендерсен өчен, әйдәгез әле аны җырлар җырлап сөендерик.
Җыр «Яз килә»
Кояш көлеп карый безгә
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Куш: Яз,яз яз җитә
Тәрәзәне ачтылар.
Тып,тып,тып итә
Эре-эре тамчылар.
А.б.Элек-электән кешеләр язны, үз канатларында кошлар алып килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә, кошлар күренә башлагач, карлар эрегәч, беренче гөрләвекләр ага башлагач кешеләр зур бәйрәм оештыра торган булганнар. Һәм ул бәйрәмгә «Карга боткасы» дип исем биргәннәр. Алар кошлар кайтуга, яз килүгә бик шатланганнар. Менә шушындый яшел аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар. Ахырдан ботка пешереп ашый торган булганнар. Без дә бүген карга боткасына җыелдык. Ә безнең бернәрсәбез дә әзер түгел. Әйдәгез әле искә төшереп алыйк. Ниләр кирәк безнең боткага?
Балалар: Ярма, сөт, май, йомырка.
А.б.: Ай, уңганнар сез, булдырдыгыз. Бу кадәрле акыллы, матур, зирәк балалар кайда тәрбияләнәләр микән? Элек бәйрәм өчен сыйны балалар матур сүзләр әйтеп өй буенча җыеп йөргәннәр.
1малай: Өйдәме түтәй
Бир зинһар күкәй.
Бирсәң безгә бер күкәй
тавыгың салыр мең күкәй.
2 кыз:Кызганма, түтәй,
Май кирәк безгә.
Ярма да кирәк
Карга туена бар да кирәк.
Шикәр кирәк,тоз кирәк, чыгар түтәй тизрәк.(бармак белән санау).
А.б.: Ярма, сөт, йомырка, май!
казылык та бир түтәй.
(Өй эченнән әти белән әни чыга).
Әни: Менә, балалар, бар да бар, май да сөт тә бар.
Әти: Күкәй дә ,ит тә. Ботка бик тәмле булыр.
Балалар әби белән бабайга, әти белән әнигә рәхмәт әйтәләр, аланга китәләр.
Малай: Безне сөендергән өчен сезне Ходай сөендерсен.Әйдәгез сез дә безнең белән карга боткасы ашарга.
Әби белән бабай,әти-әни рәхмәт әйтә-әйтә, балаларга иярәләр.
Алып баручы: Менә, балалар, сыйлар да булды. Хәзер инде учак ягарга кирәк.
Бабай: Була ул! Хәзер мин аны ягам.
Әти: Бабай, әби сез балалар белән ял итегез, без учакны үзебез үрләтеп җибәрәбез.
Әни: Ботканы да пешерә торырбыз.
Бабай: И, әбисе, кара әле монда, күп балалар җыелган бит безнең карга боткасы бәйрәменә.
Әби: Чынлап та бабасы, күрми дә торам, нинди матурлар.
Алып баручы: Әйе, әбекәй, бабакай безнең балалар белән күңел ачыгыз әле.
Җырлы– биюле уен «Түбәтәй»
Түп-түп түбәтәй,түбәтәем укалы
Нинди матур түбәтәем
Менә кемдә тукталды.
(түбәтәй кулында калган бала,уртага чыга,аңа җәза бирелә)
Уен беткән арада бию көе башлана һәм шалапай Миннебай керә.
Миннебай: Здравствуйте,ребята. Меня зовут Миннебай. Ой,исәнмесез!
Алып баручы: Әй, малай, син кем? Нишләп йөрисең? Карале нинди хулиган!
Миннебай:Әйттем ич мин – Миннебай (кулындагы рогаткасын күрсәтеп, масаеп) Мин кошлар атарга яратам, особенно каргалар ха–ха–ха.
Алып баручы: Ребята, как вы думаете, правильно себя ведет, Миннебай? Нельзя обижать птиц, ворон, ведь они нам самые первые на крыльях приносят весну. Правда, ребята?
Балалар: Да..
Миннебай: Ааа, теперь понятно. Больше птиц я обижать не буду .Мин аларны хөрмәтләрмен, саклармын. Башкалардан да рәнҗеттермәм. Ә рогаткамны мин сезгә бирәм, тик бер шарт белән. Сез дә кошларны рәнҗетмәгез, бер-берегезгә атмагыз. Ә хәзер әйдәгез уйнап-биеп алабыз, бәйрәм ич бүген.
Хәрәкәтле уен-бию «Куш кулым»
Менә сиңа уң кулым, менә сиңа сул кулым
Уң кулым да сул кулым да, менә сиңа куш кулым.
Алып баручы: (иснәнеп) Ммм, ботка пеште ахры, тәмле исе чыкты, сизәсезме балалар? Бүген уйнадык та, җырладык та, ә хәзер тамак ялгап алыр вакыт җитте ахры. Җыелыгыз бер җиргә, күмәкләп тамак ялгап алыйк. «Карга боткасы» ашыйк. Ә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты,килгән кунакларга, барчабызга зур рәхмәт.
Яз җиттеме, безнең әби
Ясый «Карга боткасы»,
Ботка белән сыйланалар
Бөтен бакча баласы.
Аның тәме,аның ямеее
Телләреңне йотарлык!
Аның тәмен ел буена
Саклап кына тотарлык.
Шумный праздник отрыгался,
Всем раздав тепло и свет.
В сердце каждого остался,
Чистый,долгий,светлый след.
Илсөяр Илгизәр кызы Шәрипова, Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре МББМБУ «Катнаш төрдәге 15нче» Золотая рыбка» балалар бакчасы», татар (рус теле) теленә өйрәтүче тәрбияче.