Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 января 2024 10:57

Кечкенә дусларыма киңәшләр

Яшисең син зур калада, Анда чатлар, юллар да. Шуңа күрә бу турыда, Минем киңәшне тыңла!

Яшисең син зур калада,

Анда чатлар, юллар да.

Шуңа күрә бу турыда,

Минем киңәшне тыңла!

 

Юллар аша чыкканда,

Син кара башта сулга.

Әгәр анда чиста булса,

Онытма, кара уңга!

 

Инде тәмам ышангач,

Машина  юклыгына,

Җәяүлеләр кичүе аша,

Атла син алга таба.

 

Юл чатында өч төсле

Тагын бер дустың булыр.

Светофор сигналы төсләре

Сиңа дөрес юл ярыр.

 

Кызыл янса, син тукта!

Ә сарыга әзерлән!

Инде яшел сигнал януга,

Атла игьтибар белән!

 

Дустым, шуны онытма:

Юл ул түгел мәйданчык!

Анда футбол да уйнама,

Йөрмә дә анда качып!

 

Юл яратмый ялгышларны,

Берүк син дә ялгышма!

Шуңа минем киңәшләрне

Яхшы тыңла, карышма!

 

Үзеңне, якыннарыңны

Кайгылардан сакла син!

«Юл фәне әлифбасы»ның

Һәрбер битен ятла син!

Алсу Рафаэль кызы Хатыйпова,Түбән Кама шәҺәре, 8 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.