Көзге «Сөмбелә» бәйрәме
Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән әдәби-музыкаль-тематик кичә
Зал көзге табигать күренешләре, яшелчә бакчасы күренешләре, яшелчә, җиләк—җимеш муляжлары, төрле төстәге яфраклар белән бизәлгән. Музыка астында залга балалар белән алып баручы керәләр. Бергәләп “Уңыш җыелды”җыры башкарыла (М.Мозаффаров муз., Н.Гайсин сүз).
Балалар урыннарына утырышалар.
Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Без бүген сезнең белән көз көне генә була торган “Уңыш бәйрәме”, татар халкының милли бәйрәме “Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык. Дусларым, менә алтын көз килеп җитте. Шушы матур алтын көз көнендә, көзге көн белән төн тигезләшкән көндә үткәрелә торган татар халкының милли бәйрәме “ Сөмбелә ” бәйрәме бар. Менә тыңлап карагыз әле, имештер бер авыл картыннан:
- Сезнеңчә көз яхшымы, яз яхшымы ?—дип сораганнар. Ул бер дә аптырап тормыйча, болай дип җавап биргән:
- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы!—дип җавап биргән.
Менә шундый авыз өчен яхшы булган, табигатьнең иң асыл фасылы — алтын көз дә килә инде халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме— Сөмбелә.
Ашлык булып җирдә үcә— Уңыш бит ул-“Сөмбелә!” Бөтен җирне нурга күмә— Кояш кебек ” Сөмбелә ”.
Сөмбелә —башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Шулай ук, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызне Сөмбелә дип атаганнар. Дусларым, аңа карагыз, Сөмбелә узе дә безгә килә.
Залга матур итeп, Сөмбелә булып киенгән, кулына яшелчәләр,
җиләк —җимешләр тутырылган кәрзин тоткан тәрбияче керә.
Сөмбелә:Зифа буйлы,җитен чәчле,
Зәңгәр күзле мин үзем. Исемнәрем ничек минем, Әйтегезче, дусларым?
Балалар: Сөмбелә! Сөмбелә!
Сөмбелә:Алтын, матур көз килде,
Басу — кырларда уңыш җыелды, Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез,дусларым,
Безнең көзге бәйрәмгә!
Балалар торып басалар, барысы бергә “ Сөмбелә ”җырын башкаралар
(М.Шәмсетдинова көе, Г.Зәйнашева cүз.)
Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул Сөмбелә!
Бөтен җирне нурга күмә Кояш кебек Сөмбелә!
Шатлык булып бүлмәбезне Гөлгә күмә Сөмбелә,
Безнең бәйрәм җырына Син дә кушыл, Сөмбелә!
Сөмбелә: Исәнмесез, кадерле дусларым! Мин сезне бик сагынып килдем. Шатлыгым эчемә сыймый, быел уыш бик унды. Бу шатлыгымны сезнең белән дә уртаклашыйм дидем.
Алып баручы: Рәхим ит, Сөмбелә! Безнең балалар сине көтеп алдылар.
Син килүгә матур җырлар, шигырьләр, уеннар әзерләделәр.
Күңел күгегез hәрчак аяз булсын, Килмәсеннәр сагыш-борчулар. Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
- бала: Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде. Caп— сары яфраклар Җиргә сибелде.
- бала: Киң болыннарда,
Урман,кырларда Агачлар, гөлләр Кибеп сулдылар.
- бала:Бик күңелле урамда—
Алтын сары бар дөнья, Җил яфраклар биетә, Көз шатлана, туй итә.
- бала: Көзге җил “усал”
Салкын булса да, Колак борыннар Бераз туңса да, Куркытмый безне Һичбер салкын җил.
Алып баручы: Әйе шул, без көзге көннәрне бик яратабыз. Бер нинди салкын җилләр дә безне куркытмый. Саф һавага чыгып рәхәтләнеп уйныйбыз. Хөрмәтле Сөмбелә, без сине дә безнең белән уйнарга чакырабыз.
“Көз”дигән җырлы—биюле уен уйнала.(С. Сабирова көе һәм сүзләре).
Алып баручы:(Тәрәзәгә карап,урамга күрсәтә)
И,балалар, күрегез,
Тышта,әнә килә көз.
Балалар:(аларда урамга күрсәтеп, кулларын селкиләр)
Әйе, әйе күрәбез
Көз килгәнен беләбез.
Сөмбелә: Я әйтегез, сөйләгез
Ничек икән килә көз?
Балалалар:(кулларын кош канатлары кебек болгыйлар)
Кошлар оча көньякка, Канат кагып еракка.
(куллары белән җир казу хәрәкәтләре ясыйлар):
Аюлар өн казыды
Бик тирән итeп базны.
(чүгәләп,кулларын башларына куеп тын гына утыралар):
Балыклар да тындылар, Су төбенә чумдылар.
(басып,кулларны өскә күтәреп, як—якка болгыйлар):
Агачлар ялангачлар, Җилләрдә чайкалалар.
(кулларын чабып, аяк очларында сикерәләр):
Тик безгә күңелле көз Без бакчага йөрибез.
Сөмбелә: Рәхмәт, балалар, сез бик матур итeп уйнадыгыз. Миңа да бик күңелле булды.
Шул вакыт ишек шакыйлар. Көз киеменә киенгән, кулына кәрзин тоткан, көз булып киенгән мәктәпкә хәзерлек төркеме баласы керә:
Көз: Исәнмесез,дусларым!
Сезне сагынып килдем мин, Сезнең белән уйныйм дип, Бик ашыгып килдем мин.
Танымасагыз—белегез:
Алтын матур Көзмен мин!
“Көз”дигән җырлы-биюле уен уйнала.(Г.Гәрәева көе һәм сүзләре):
Балалар Көзне уртага алып җырлыйлар:
Балалар: Көз, Көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз:(муляжлар алып күрсәтә) Кәрзинемдә кыярлар, Помидор haм алмалар.
Балалар: Көз, Көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз:(төрле төстәге яфракларны алып күрсәтә)
Кәрзинемдә сары, кызыл, Алтын, матур төсләр бар.
Балалар: Көз, Көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз:(ялтыравыклы кәгазьдән ясалган яңгыр макеты ала)
Кәрзинемдә яңгырлар, Җылы,салкын көннәр бар.
Бию көе яңгырый, балалар бииләр, Көз аларны “яңгыры” белән куа, балалар качалар, урыннарына утыралар.
Сөмбелә::Минем якын юлдашым Көз дә килеп җитте. Ул сезгә көз байлыгы турында табышмаклар алып килгән ягез әле, җаваплар табып карагыз.
-
- Безнең бакча балалары Яшелчәләр үстерә. Бакча тубыннан да зур Менә ул—(кәбестә).
- Итләч, йомры,яшелен Өзеп алдым, яшердем, Гаҗәпләндем, бераздан
Кояшсыз да кызарган. (Помидор)
-
- Карагыз әле бер генә, Менә аңа, менә аңа, Турап куйсаң ул сыймый
Хәтта тугыз табакка. (Кабак)
-
- Ул җир астына төшкән,
Кып—кызыл булып пешкән, Ашка тәм hәм төс бирер
Аны кем әйтер дә, кем белер?(Чөгендер).
-
- Узе шардай, Эче кандай,
Тәме балдай.(Карбыз).
-
- Түтәлдә яткан чагымда Тулам ай кебек, Табынга ярып куйганда
Эчем сары бал кебек.(Кавын).
Сөмбелә::Рәхмәт, балалар, сез бик тапкырлар, бик уңганнар икән.
Алып баручы: Сөмбелә, Көз, безнең балалар да сезгә табышмаклар әзерләделәр.
- бала: Узе йомры—ай түгел, Tөce сары-май түгел,
Койрыклы—тычкан түгел.(Шалкан).
- бала: Ишеге юк, тәрәзәсе юк Эче тулы халык.(Кыяр).
- бала:Алма дисәң дә алалар
Hәpcә соң ул, дускайлар?(Алма).
- бала: Туныйсың, туныйсың, Тунаганда елыйсың?(Суган).
- бала: Ашка салсаң ,тәм кертә,
Борынга керсә, төчкертә.(Борыч).
Сөмбелә: Без дә белдек, сез әзерләгән табышмакларны. Бездә булдырабыз икән.
Алып баручы: Хөрмәтле, Сөмбелә, алтын Көз! Безнең балалар көз, көзге уңыш турында шигырьләр дә беләләр. Сез җайлап кына утырып, тыңлагыз әле.
-
- бала: “Алма“. Н.Арсланов.
Бакчада үcә алма,
Ул кызыл да була, ал да, Тәме шикәр—бал гына.
Аны гел алмаска түгел,рөхсәт булса—ал гына.
-
- бала. “Җиләк пеште”. Әнәс Kapи.
Җиләк пеште, җиләк пеште Безнец бакчада!
Куңел рәхәтләнеп китә Күргән чакларда.
Кирәк түгел бал,шикәрең:
Шул кадәр татлы! “Нилектән, дим, әби, җиләк Тәмле бу хатле?”
“Үстергән, караган чакта Булыштың миңа,
Татлы булып өлгерделар Җиләкләр шуңа”.
-
- бала: Җ ыр башкара. “Алтын яфраклар очалар”.
(И.Шамсетдинов муз.,Ж,.Тар›к;емановcY•-3-Алтын яфраклар очалар Ямьле кояш,нурлар чәчеп Безнең башларга тиеп. Елмаеп карый безгә.
Тиздән бакчага барабыз 3yp үскәч хезмәт итәрбез Матур күлмәкләр киеп. Без Туган илебезгә.
Сөмбелә: Балалар, бик матур җырлар, шигырьләр әзерләгәнсез, минем дустым Көз белән безгә бик ошады. Әйдәгез, хәзер бергәләп “Уңыш җыябыз” җырын башкарыйк.(Т.Волгина суз.,А.Филиппенко муз.,Г.Гәрәева тәрҗемәсе).
3yp бакча алдыбызда, Ә син, симез кабагым, Кәрзиннәр кулыбызда. Ничек үстең, аппагым?
Уңышны җыеп ал, Әйдә әле, иренмә, Базыңа төшереп сал! Tәгәpә кәрзинемдә. Кушымта : Кушымта:
Әй-йе җыеп ал, Әй-йе , иренмә, Базыңа төшереп сал! Tәгәpә кәрзинемдә!
Әнә кыяр түтәле, Без шулай ярдәм иттек, Нинди дәүләр,күр әле! Уңышлы кайтып җиттек. Кәбестә, чөгендер — Капканы ачыгыз,
Бары да безнең өчен Каршы чыгып алыгыз.
Кушымта: Кушымта:
Әй—йе, иренмә, Әй-йе, ачыгыз,
Бар да безнең өчендер! Каршы чыгып алыгыз.
Сөмбелә: Балалар, кадерле дусларым! Безгә китәр вакыт җитте. Безне башка бакчаларда да көтәләр. Бәйрәм безгә бик ошады. Сез бик уңган, булган балалар. без сезга көз күчтәнәчләре алып килдек.
Алып баручы: Рәхмәт сезгә ,Сөмбелә, Көз! Безгә тагын килегез. Әйдәгез, балалар бергәләп рәхмәт әйтик.
Балалар: Рәхмәт,Сөмбелә! Рәхмәт, алтын Көз!
Сөмбелә балаларга күчтәнәчләр өләшә .Балалар белән саубуллашып,
чыгып китәләр:
- Cay булыгыз, балалар!
- Cay булыгыз ,безгә тагын килегез!
Алып баручы:Балалар, безнең бәйрәм әле бетмәде. Без уеннарны, саф һавага чыгып уйнарбыз. Бәйрәмне дәвам итәрбез.
Зәйнуллина Ләйсән Ильмир кызы, Казан шәһәре Совет районының “Катнаш төрдәге 166 нчы билингваль балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белеем учреждениясе