Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 января 2024 10:00

Кышкы чистаәйткечләр

Балаларның сөйләм телен чистарту, камилләштерү һәм баету өчен төрле артикуляция уеннары, тизәйткечләр кулланыла.

Мин сезгә чистаәйткечләр тәкъдим итәм. Чистаәйткеч ике өлештән тора. Беренче өлеше – билгеле бер иҗекне өч тапкыр кабатлау, икенче өлеше – беренче өлеш белән рифмаланучы 2-4сүздән торган фразаны әйтү. Шул рәвешле, бала иҗекләрне кат-кат кабатлап, аларны чиста һәм аңлаешлы әйтергә өйрәнә. Әлеге күнегүләрне төрле темаларга багышларга була. Баланың үзенә дә уйлап табарга тәкъдим итү отышлы. Бу очракта инде баланың фантазиясе, тирә-якны танып-белүе дә үсеш ала.

Те-те-те – ап-ак кыш җитте.

Ар-ар-ар – урамда яуган ак кар.

Ли-ли-ли – әби бияләй бәйли.

Ки-ки-ки – итекләрне ки.

Га-га-га – чыгам чана шуарга.

Ык-ык-ык – урамда суык.

Ал-ал-ал – кошларга җим сал.

Нәк-нәк-нәк – җимлеккә килгән песнәк.

Ран-ран-ран – урамда буран.

Ри-ри-ри – әти кар көри.

Тә-тә-тә – Яңа ел җитә.

Ур-ур-ур – чыршыбыз матур.

Ам-ам-ам – кышны яратам.

 

Алия Альнур кызы Сәләхова, Тукай районы «Ләйсән» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, тәрбияче.