Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән уйнау өчен бармак уеннары.
Курамшина Миләүшә Нәҗиб кызы Тугушева Фирүзә Шәйхенур кызы. Яр Чалла шәһәре, 5 нче катнаш «Теремкәй» балалар бакчасы тәрбиячеләре.
( 4 – 7 яшьлек балалар өчен)
Бу бармак – калфак – ки аны саклап
бу бармак – камзул – читләре кызыл
бу бармак – читек – тора биетеп,
бу бармак – чүәк – әбидән бүләк
бу бармак – түбәтәй, үзем кебек бәләкәй.
Бу бармагым чәйнек булса – мин чәй кайнатыр идем
бу бармагым таба булса – кыздырып бәрәңге ашатыр идем,
бу бармагым пычак булса –ипине кисәр идем,
бу бармагым кәстрүл булса – ашым да пешәр иде
бу бармагым чүмеч булса – аш салып бирер идем
әгәр кунакка чакырсаң үзем дә килер идем.
Бу бармагым – сыер бармак, димәк мөгезләре зур,
бу бармагым – сарык бармак, бөдрә йоннары матур,
бу бармагым кәҗә бармак, аның бар ак сакалы,
бу бармагым эт була – ул өйне саклап тора,
бу бармагым – ат бармак – арада иң тырышы,,
Йорт хайваннары бары да – була кешенең дусты.
Бу бармак – тимер юл транспорты – трамвай, поезд, паровоз
бу бармак – коры җир транспорты – машина,
бу бармак – һава транспорты – самолет,
бу бармак – су транспорты – пароход.
Бу бармак – тимер юл транспорты – поезд,
уф итәр, пуф итәр пошкырсада алып китәр.
Бу бармак – гармун,
бу бармак – думбра,
бу бармак – скрипка,
бу бармак – быргы.
Бу бармак була – курай
Әйтәләр миңа кешеләр,
“ Моңлы” диләр уйнавың,
минем монда катнашым юк, үзе моңлы кураем.
Баш бармак – укытучы, ул күп нәрсәгә өйрәтә
Имән бармак – табиб, ул авыруларны дәвалый,
Урта бармак – төзүче, ул йортлар сала
Атсыз бармак – сатучы, ашамлыклар сата
Чәнти бармак кем була?
Ул эшен бик тә сөюче, ул буладыр тегүче.
Баш бармагым – кыш була, кар бураннары туза,
Имән бармак – яз килә, карлары эреп бетэ,
Урта бармак – җәй җитә, кызарып җиләк пешә,
Атсыз бармак – көз икән, сары яфраклар сипкән,
Чәнти бармак ни икән? Кыш үткән, яз җиткән,
Яз үткән, җәй җиткән, җәй үткән, көз җиткән,
Көз үткән, кыш җиткән – менә бер ел үткән.