Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 апреля 2025 11:46

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлеген саклауда гаилә һәм балалар бакчасының бердәмлеге.

Сәламәтлек – ул физик кимчелекләр яисә авырулар булмау гына түгел, ә тулы физик, психик һәм социаль иминлек халәте. Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту – хәзерге көндә ата-аналарны, педагогларны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе.

 

Сәламәтлек – ул физик кимчелекләр яисә авырулар булмау гына түгел, ә тулы физик, психик һәм социаль иминлек халәте. Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту – хәзерге көндә ата-аналарны, педагогларны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе. Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Сәламәт бала эшчәнлекнең барлык төрләренә рәхәтләнеп һәм шатланып катнаша.

Мәктәпкәчә яшьтәге бала күп вакытын гаилә һәм балалар бакчасында үткәрә. Шуңа да әлеге периодта баланың сәламәтлеге турында кайгырту мәсьәләсе әти-әти һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә йөкләнгән. Гаилә һәм балалар бакчасы арасында ышанычлы мөнәсәбәт булганда гына баланың сәламәтлегенә тулысынча ирешеп була.

Әлеге шартны күздә тотып, безнең балалар бакчасында әти-әниләр өчен һәм гаиләләр катнашында төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, консультацияләр, спорт бәйрәмнәре, әңгәмәләр. Әти-әниләр үзләре дә теләктәшлек күрсәтеп, балаланың сәламәтлеген ныгыту эшчәнлегендә актив катнашалар: өйдә спорт белән шогыльләнәләр, балаларны төрле спорт секцияләренә йөртәләр, чыныктыру чаралары үткәрәләр.

Алдагы әйтелгәннәрдән чыгып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлеген саклауда гаилә һәм балалар бакчасының бердәм эшчәнлеге максатын билгеләдек: балаларда сәламәтлек культурасы нигезләрен формалаштыру.

Ни өчен нәкъ менә формалаштыру? Без, олылар, сәламәтлекнең әһәмиятен, аны саклау һәм ныгытуның никадәр дәрәҗәдә мөһим икәнен бик яхшы аңлыйбыз. Аңа ирешү өчен нинди чаралар күрәсен дә беләбез. Балаларның, яшь үзенчәлекләренә бәйле сәбәпле, сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллаулары тар.

Димәк, үзеңдә күркәм гадәтләрне яшьтән тәрбияләргә, аларны яшәү рәвешенең аерылгысыз бер өлеше, җан таләбе итеп канга сеңдерергә, үз-үзең белән килешеп яшәргә омтылырга кирәклеген балаларга аңлату бурычы тора бездә.

Сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләренә тукталасым һәм безнең бакча балаларының гаиләләрендә аларның ничек тормышка ашырылуын әйтеп үтәсем килә:

  1. Көндәлек режим. Монда шәхси гигиена, дөрес туклану керә. Гигиена процедуралары тәнебезне чиста тотарга, зарарлы микроб һәм бактерияләрдән арынырга ярдәм итә. Дөрес туклану организмны витаминнар һәм микроэлементлар белән баета.
  2. Чыныгу. Һава һәм кояш ванналары, су процедуралары организмны чыныктыра, авыруларга каршы тора алучанлыгын көчәйтә.
  3. Табигатьтә булу. Әлеге өлешкә аерым тукталып үтәсем килә, чөнки бик кирәкле дип саныйм. Бигрәк тә хәзерге югары технологияләр заманында. Күп вакыт әти-әни баланың интеллектуаль үсешенә зуррак игътибар бирә, бала үзенең шактый вакытын смартфон һәм компьютер артында үткәрә. Табигатьтә саф һава сулау, урманда яисә паркта йөреп кайту организмны ял иттерә, сафландыра.
  4. Хәрәкәт активлыгын үстерү. “Хәрәкәттә – бәрәкәт” мәкален истә тотып, әти-әниләр балалар белән урамда хәрәкәтле уеннар уйныйлар, җәй көне велосипедта йөриләр, кышын чанада, чангыда шуалар.
  5. Спорт белән шөгыльләнү. Яшәгән җирлегебездә һәм якын-тирәдә спорт секцияләренең булуы уңай фактор. Әти-әниләрнең һәм балаларның спорт төрләрен сайлый һәм анда йөри алу мөмкинлеге теләгән кадәр киң булмаса да, балаларның спортка тартылулары сөендерә. Авылыбызда ачылган тхеквондо секциясенә бакчабыз балалары теләп йөриләр һәм уңышка ирешәләр.
  6. Әти-әни үрнәге. Шулай ук гаилә эчендә дә спорт белән шогыльләнергә мөмкинлек тудыручылар да юк түгел. Әти-әниләр үзләре үрнәк булып, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өндиләр.

Сәләхова Алия Альнур кызы

Беренче категорияле тәрбияче

МБМББУ – «Ләйсән» балалар бакчасы

Калмаш авылы, Тукай муниципаль районы