Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 февраля 2024 15:12

«Туган шәһәрем – горурлыгым»

Квест

Программа: «Туганнан алып мәктәпкә кадәр» (Н.Е. Веракса, Т.С. Комарова, М.А. Васильева) гомуми белем бирү программасы. 

Балаларның яше: зурлар төркеме.

Төп белем бирү юнәлеше: сөйләм үсеше.

Интеграцияләнгән белем бирү эшчәнлекләре: коммуникатив эшчәнлек, уен эшчәнлеге, танып-белү эшчәнлеге, хәрәкәт эшчәнлеге.

Үткәрү формасы: квест.

Максат: туган шәһәр турында белемнәрне системалаштыру.

Программа  бурычлары:

Тәрбияви: балаларда кече Ватаның белән кызыксыну һәм горурлану хисләре тәрбияләү,  биремнәрне үтәгәндә, үзара килешеп, дустанә формада эшләргә өйрәнү.

Үстерүче: тәрбияченең сорауларына тулы җавап бирергә күнектерү, сүзлек запасын баету һәм активлаштыру.

Белем бирүче: проблемалы хәлне чишү юлларын бергәләп эзләргә өйрәнү,  туган ягың турында белемнәр формалаштыру, уеннар аша балаларның  белемнәрен тирәнәйтү, фикерләү сәләтен үстерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: балалар үз туган шәһәре һәм анда яшәүчеләр  турында белемнәрен тулыландыра, Идел буенда яшәүче халыкларның уеннарын һәм милли киемнәрен  беләләр, милли  мәдәниятне хөрмәт  итәләр.

Аерым эш: милли кием өлешләрен урнаштыруда аерым ярдәм итү.

Сүзлек эше: милләт, чигүле, күренекле.

Алдан эшләнгән эш: Идел буенда яшәүче халыкларның милли киемнәрен күзәтү, уеннарын өйрәнү, тәрбияченең атрибутларны һәм презентация әзерләве, телефонга хәбәр яздыру.

Методик алымнар: проблемалы хәл, күрсәтмә материал, әдәби сүз,  әңгәмә, үзеңә бәя бирү, мактау-үсендерү, сөенеч мизгеле, ныгыту, практик эш.

Җиһазлау: маршрут бите, матур орчык, бизәкле сандык,  Идел буе халыклары курчаклары һәм киемнәре, чуваш бизәкләре белән чигелгән  киң тасма яки сөлге, тылсымлы агач, чигүле янчыкка салынган борынгы предметлар сурәтләнгән кисмә рәсемнәр, чигүле кулъяулыкларга төрелгән татар халык мәкальләре рәсемнәре, бүләккә прәнникләр салынган тартма яки балчык чүлмәк, төргәкләр беркетелгән ике шар, 4 кечкенә өстәл, Ял паркы сурәте.

Эш барышы

Тәрбияче: хәерле иртә, балалар! Карагыз әле, безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез, исәнләшик әле.

Балалар: түгәрәктә җитәкләшеп басалар, бер-берсенә карап елмаеп сөйлиләр:

Исәнме, якты кояш!

Исәнме, матур агач!

Исәнме, җылы җилләр!

Исәнме, якты көннәр!

Яшибез тату бергә,

Бездән күп сәлам сезгә!

Тәрбияче: балалар, мин ял көнне ярминкәдә булдым. Анда төрле кешеләр белән таныштым, матур әйберләр алдым. Хәзер сезгә дә күрсәтермен әле. Сезнең өчен дә бүләкләр алган идем. (тәрбияче өстәленнән эзли, таба алмый) Иртән чыкканда өстәлдә калдырган идем. Керсәм, бүләкләр дә, алган әйберләрем дә юкка чыккан.  (бергәләп эзли башлыйлар. Шулчак вотсаптан хәбәр килгән тавыш чыга һәм үсмер малай сөйли: «Хәерле иртә! Мин сезнең белән шаярырга булдым! Бүләкләрне яшердем, шарларга биремнәр бәйләп калдырдым. Маршрут буенча барыгыз һәм бүләкләр янына килеп чыгарсыз»

  Тәрбияче: балалар, кем безнең белән шаярды икән?! Бүләкләрне табырга кирәк бит!  Сез бүләкне эзләргә әзерме?

Балалар: әйе, әзер.

Тәрбияче: Балалар, маршрут кая соң?

(балалар төркемнең алгы өлешендә яки тәрбияче өстәленнән маршрут битен һәм бизәкле орчык табалар.)

Тәрбияче: ярминкәдән алган орчыгымны күрмичә, калдырган бит бу шук малай! Маршрут битендә ясалган рәсем буенча,  без орчыкны бер-беребезгә биреп, «Мин сорыйм, син җавап бир!» уенын үткәрергә тиеш.  

(Түгәрәктә  бизәкле орчыкны бер-берсенә тапшыралар һәм тәрбияченең сорауларына җавап бирәләр)
Сораулар:
1. Без нинди республикада яшибез?
2.  Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?
3. Татарстанның президенты кем?

4. Без нинди шәһәрдә яшибез?

5. Безнең шәһәрдә нинди елга ага?

6. Безнең шәһәрдә нинди милләтләр яши?

7. Безнең бакча ничек атала?

8. Безнең шәһәрдә нинди урамнар бар ?

9. Синең адресың нинди?

10. Татар халкының милли ризыгын әйт.

11. Безнең шәһәрендә кайда хоккей уйнап була?

12. Татар кызының милли баш киеме ничек атала?

13. Көз көне була торган милли бәйрәмне әйт

14. Әниең кайда эшли?

15. Әтиең кайда эшли?

Тәрбияче: балалар,  2 нче  бирем кайда икән, маршруттан карыйк әле.

 ( Туган як почмагына баралар һәм шарга бәйләнгән төргәкне табалар. Анда хат язылган.)

Тәрбияче: төргәк эчендә хат язып калдырган:  «Үзебезнең шәһәрдә  яшәүче халыкларның милли киемнәрен бутап калдырдым. Курчакларны дөрес киендерсәгез, минем яраткан уенымны белерсез.»

(ламинировать ителгән курчаклар һәм татар, рус, башкорт, чуваш халыкларының милли киемнәре өлешләре бизәкле  сандыкка салына).

Тәрбияче: балалар, сез туган як почмагында яңа, сезнең өчен таныш булмаган әйберне күрәсезме?

Балалар: әйе, монда бизәкле сандык юк иде. Ә хәзер бар.

Тәрбияче: бу кечкенә сандыкны мин ярминкәдән алган идем.  Менә табылды! Шаян малай 2 нче биремне шунда яшермәде микән?  Әйдәгез карыйк әле. 4 курчак  һәм төрле матур киемнәр таптык. Курчакларны кечкенә  өстәлләргә куям, үзегез киендерерсез дип уйлыйм.

 

 (һәр бала үзенә костюмның бер элементын ала һәм иптәшләрен  эзләп табып, курчакларны дөрес итеп киендерерәләр. Балалар эшләгәндә, тәрбияче сиздерми генә янчыкка ай һәм кояш  рәсемнәрен салып куя.)

Тәрбияче: балалар, безнең шәһәрдә нинди милләт вәкилләре яши?

Балалар: безнең шәһәрдә татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар яши.

Тәрбияче: сез курчакларны дөрес киендердегезме? (Төркемнәр бер-берсен тикшерә)

Балалар: әйе, барлык курчакларны да дөрес итеп киендердек.

Тәрбияче: безнең шәһәрдә төрле халыклар дус булып, матур итеп яшиләр. Биремне үтәдекме?

Балалар: ниндидер уенны табырга кирәк иде. Тапмадык бит.

Тәрбияче: һәр милләтнең үзенең матур күңелле милли уеннары бар. Нинди уеннарны беләсез? 

Балалар: «Утыр-утыр Мәликә», «Ручеек», «Карусель», «Түбәтәй», «Тирмә»,» Ай һәм Кояш»,  «Су анасы», «Алтын капка» һ.б.

Тәрбияче: бәлки янчыкта берәр нәрсә калгандыр, эзләп карыйк әле.

Балалар : (чуваш бизәкләре белән чигелгән яки кәгазьдән ябыштырылган киң тасма табып алалар) 

Тәрбияче: ярминкәдән алган чигүле тасма да табылды!   Ул кайсы халыкның бизәкләре белән чигелгән?

Балалар: чуваш бизәкләре. Әйдәгез чуваш халкының «Алтын капка» уенын уйныйбыз.

( ике бала тасманы тотып кара-каршы капка ясап басалар. Калган балалар җитәкләшеп бер-бер артлы капкадан үтәләр һәм шигырь юлларын әйтәләр:

Алтын капка ачыла

Керегез, керегез.

Алтын капка ябылганда

Эләгерсез берегез.

Соңгы сүз белән капка ябыла.

Алып баручылар кулларын аска төшерәләр. Капка алдында калган бала үзенең берәр әйберсен бирә. Берничә баланың әйберсен җыйгач, җәза бирелә. Алып баручылар бер-берсенә аркасын терәп басалар. Берсе әйберне ала һәм: «Бу әйбернең хуҗасын нишләтәбез?» – дип сорый.  Икенче алып баручы:  «Җырласын, сикерсен, табышмак әйтсен, мәкальне дәвам итсен, шигырь сөйләсен» кебек биремнәр бирә. Уен әйберләр беткәнче дәвам итә)

Тәрбияче : балалар, ял иттек,  хәзер кая барабыз, маршрутта нәрсә күрсәтелгән?

Бала:  3 нче бирем экология почмагында булырга тиеш, чөнки монда агач ясалган.

(Анда тылсымлы агачка бәйләнгән шар табалар. Шарга янчык бәйләнгән.)

Тәрбияче: балалар, монда яртылаш киселгән рәсемнәр бар. Сез аларның нәрсә икәнен беләсезме?

(Тылсымлы агачка борынгы предметларның ярты өлеше беркетелгән. Рәсемнәрне тоташтыралар һәм борынгы атамаларын әйтеп бирәләр. (көянтә, чабата, ухват, урак, туку станогы, каба, тегермән , тукмак, үтүк, лампа, орчык, чүлмәк, күмер кыскычы   һ.б.)

Тәрбияче: 4 нче биремне үтәү өчен кая барабыз?  (Балалар китапханә почмагыннан эченә нәрсәдер төрелгән чигүле кулъяулыклар  табалар).

Балалар: китаплар почмагына кулъяулыкларны кем куйган?

Тәрбияче: бу шук малайның эшедер могаен.  Бәлки, сезгә дигән бүләкләрне шунда яшергәндер, карагыз әле.

Балалар: монда киселгән рәсемнәр генә бар шул.

Тәрбияче: дус булып,  рәсемнәрне дөрес җыйсагыз, татар халык мәкальләрен танырсыз. (3-4 бала берләшеп төркемнәргә бүленеп кечкенә өстәлләр янына басып татар халык мәкальләре сурәтләнгән рәсемнәрне җыялар һәм мәкальне әйтеп бирәләр.)

Ипи, тоз – якты йөз.

Кем эшләми, шул ашамый.

Әти шикәр – әни бал.

Китап – белем чишмәсе.

Кием кешене бизи.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Тәрбияче: булдырдыгыз, балалар! Маршрутның соңгы рәсемендә экран сурәтләнгән. Әйдәгез, карыйк. Татарстандагы күренекле урыннар арасыннан үзебезнең шәһәрдәге иң матур урынны танып әйтегез әле. Шунан соң бүләкне дә табырбыз дип уйлыйм. (Экранда Кол Шәриф мәчете, Казан Кремле, Мәскәү шәһәре күренешләре һәм  туган шәһәребезнең ял паркы рәсемнәре күрсәтелә) Безнең шәһәребездәге кешеләрнең ял итү өчен иң яраткан урыны бу парк. Төркемдә бу парк рәсемен күрмисезме? Бүләкләр дә шунда түгел микән карагыз әле. (Уенчыклар арасында ламинировать  ителгән, подставкага куелган яки фанерага беркетелгән ял итү урыны рәсемен күрәләр һәм бүләкләр салынган матур  янчык (тартма, сандык, балчык чүлмәк) табалар һәм тәрбиячегә бирәләр.

Тәрбияче: балалар, ниһаять,  бүләкләрне таптык. Сез дус, тапкыр, тырыш булдыгыз. Бу матур, тәмле ризыкларны – шәһәр исеме язылган имбирле прәнникләрне мин сезнең өчен ярминкәдән алган идем. Сезгә бүләкләр ошадымы? Аларны эзләү авыр булдымы?  Бүгенге сәяхәт турында кемгә сөйләрсез?

 

Ризидә Мөнзил кызы Сәрвәрова, Тукай районы МБМББУ «Ләйсән»  балалар бакчасы тәрбиячесе.