Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 февраля 2024 10:15

Бу нәрсә? Нинди? Ничә?

Уен 5-6 яшьлек балалар өчен.

Уйный-уйный үсәбез

Максат:

Балаларның төсләрне таный һәм дөрес итеп әйтә белүләрен ныгыту, 1-5 кә кадәр санау күнекмәләрен камилләштерү. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, хәтерне үстерү.

Җиһазлау:

Яшелчәләр, киемнәр, савыт-саба, уенчыклар, йорт җиһазлары төшерелгән карточкалар, төсләр һәм саннар төшерелгән уен кыры.

Уен барышы:

1нче вариант: Предмет рәсемнәре төшерелгән карточкаларны кисеп алырга һәм төсе, саны туры килерлек итеп уен кырына урнаштырырга.

2нче вариант: Уенда 2-3 бала катнаша ала. Карточкалар кисеп алына һәм уенчыларга тигез итеп бүлеп бирелә. Уенчы бер карточканы ала, анда сурәтләнгән предметны атый, төсен, санын әйтә һәм уен кырына дөрес итеп урнаштыра. Уен чират буенча дәвам итә. Карточкаларын беренче урнаштырып бетергән уенчы җиңүче була.

Резедә Васил кызы Мөхәмәтгалиева,  Казан шәһәре Совет районы мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе «Катнаш төрдәге 50 нче балалар бакчасы» тәрбиячесе.