Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 марта 2024 10:01

«Микки Маусның Мамадышка сәяхәте»

«Танып белү» өлкәсе буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты (зурлар төркеме).

Эшнең актуальлеге: туган якны өйрәнү патриотик тәрбиягә ярдәм итә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны  туган якны өйрәнүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Туган урыннары, аның истәлекле урыннары белән танышканда, кеше үзен билгеле бер вакыт аралыгында, билгеле бер  шартларда яшәүче итеп аңларга өйрәнә һәм шул ук вакытта милли һәм дөньякүләм мәдәният байлыкларына да ияләшә.    Әлеге дәрес тәрбияләнүчеләрнең туган як, үзенең кече Ватаны турында белемнәрен ныгытырга  мөмкинлек бирә.

Максат: Балаларның туган шәһәре турындагы белемнәрен ныгыту. тирә-юньне танып белүдә кызыксыну уяту, үзләренең уй-фикерләрен иптәшләре һәм өлкәннәр белән уртаклашу теләген үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларның туган шәһәребез Мамадыш турындагы кузаллауларын ныгыту, аның матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте турында белемнәрен тулыландыру.

Үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда патриотик хисләр тәрбияләү: туган төбәгебезгә, аның кешеләренә карата  хөрмәт, мәхәббәт, горурлану хисләре уяту.

Интеграцияләнгән белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, физик үсеш; сәнгать-эстетик;  танып белү үсеше.

Сүзлек эше: сүзлек запасын киңәйтү: шәһәр, «Семык», «Пасха».

Индивидуаль эш:  шәһәрнең истәлекле урыннарын  тасвирлауда кыенлыклар туган балаларга ярдәм итү. Шәһәрнең иллюстрацияләрен карау, уку, сорауларга җаваплар.

Метод һәм алымнар: сорау, балаларның җавабы, нәфис сүз, күрсәтү.

Алдан эшләнгән эшләр:

 – Мамадыш шәһәренең истәлекле урыннары турында әңгәмә;

 –  фотосурәтләр карау,

 – туган як турында шигырьләр, җырлар белән танышу

 – музыкаль әсәрләрне тыңлау.

Җиһазлар: презентация, ноутбук, экран, указка, проектор, колонка

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге барышы:                                                                                       

Тәрбияче: балалар, бүген миңа чит илдән, сез яраткан мультфильм героеннан,  Микки Маустан электрон хат килде. Мин ул хатны сезгә татар теленә тәрҗемә иттем. Танышырга телисезме хат белән? Укыйбызмы?

Балалар җавап бирә.

(слайд 1)

(Хатның эчтәлеге: Мин (Микки Маус) дөнья буйлап сәяхәт итәм һәм сезнең илегезнең башкаласы Казан шәһәрендә булдым. Казан  –  бик зур һәм матур шәһәр, хәзер анда 1 миллионнан артык кеше яши.  Башкалагызның күп кенә истәлекле урыннарына бардым: Казан Кремле, театр, цирк һәм зоопарк. Мин Татарстанда бик матур Мамадыш шәһәре бар дип ишеттем. Анда балалар рус, татар телендә аралаша һәм инглиз телен дә өйрәнәләр икән. Минем дә ул шәһәрне күреп, якыннанрак танышасым килә. Сез миңа ярдәм итәсезме?)

Тәрбияче: балалар, Микки Мауска булышабызмы? Аңа безнен шәһәр турында сөйлибезме?

Балалар җавап бирә.

Слайд 2 (Микки Маус скайптан шалтырата)

Тәрбияче: балалар, безгә кем шалтырата? Таныйсызмы?

Балалар җавабы.

Тәрбияче: (Hello) Слайд 3 (Микки Маус белән исәнләшү) Әйдәгез, Микки Маус белән рус һәм татар  телләрендә дә исәнләшәбезме?

Балалар җавап бирә (исәнмесез – здравствуйте).

Тәрбияче: балалар, Микки Маусны виртуаль сәяхәткә чакырабызмы?

Балалар җавап бирә.

Тәрбияче: сез Микки Мауска нәрсә күрсәтергә теләр идегез? Мамадышның нинди урыннарын?

Балалар җавап бирә.(Яшьлек скверы, Нократ яр буе...)

Тәрбияче: сез әти-әниләрегез белән кайда ял итергә яратасыз, кайда уйныйсыз?

Балалар җавап бирә.

Тәрбияче: әйдәгез, Микки Мауска бу урыннарны күрсәтәбезме? 

Слайд 4 (Яшьлек скверы)

Балалар бу нинди урын?

Балалар җавап бирә.

Тәрбияче: Микки Мауска Яшьлек скверы турында кем сөйли? Анда нәрсәләр бар?

Слайд 5 (Яшьлек скверы)

Балалар җавап бирә.

Слайд 6 (Нокрәт Яр буе)

Тәрбияче: Нокрәт Яр буе турында кем сөйләргә тели? Анда нәрсәләр бар?

Балалар җавап бирә  (фигуралар, музыкаль фонтан, карусельләр)

Тәрбияче: Микки Маус, ошыймы сиңа безнең шәһәр?

Слайд 7 (Микки Маус: ошый)

Тәрбияче: дәвам итәбезме сәяхәтебезне?   

Балалар җавап бирә.

Тәрбияче: балалар слайдта кайсы урам төшерелгән?

Слайд 8 (Совет урамы)

Тәрбияче: Совет урамы  –  Мамадышның төп җәяүле урамы. Ул ял итү генә урыны түгел  тарихи урам да әле безнең. Чөнки ул урамда һәйкәлләр, туган якны өйрәнү музее бар. Балалар сез беләсезме ул урамда нинди һәйкәлләр бар? Таныштырып  китәсезме  Микки Маусны?

Слайд 9  (Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларына багышланган  һәйкәл)

 Слайд 10 (Советлар Союзы Геройлары һәйкәле)

Слайд 11 (Татар язучысы Шәйхи Маннур һәйкәле)

Слайд 12 (Татар композиторы  Ф. Яруллин һәйкәле)

Слайд 13 (Тыл хезмәтчәне Фатиха Әхмәдиева һәйкәле)

Слайд 14 (Әфганстанда һәм Чечняда хәрби бурычлар башкарган вакытта һәлак булучыларга багышланган һәйкәл)

Слайд 15 (Җиңү паркы)

Тәрбияче: балалар, бу нинди парк?

Балалар: Җиңү паркы.

Тәрбияче:  әйе балалар, бу Җиңү паркы. Анда сугыш вакыты техникасы урнаштырылган.

Слайд 16 (сугыш вакыты техникасы)

Слайд 17 (сугыш вакыты техникасы )

Тәрбияче: быел Җиңүнең 75 елы. Без ел саен ул бәйрәмне зурлап үткәрәбез. Бәйрәмчә бизәлгән колонналар Мамадышыбызның үзәк урамы – Совет урамыннан үтәләр.

Тәрбияче: балалар, сез Мамадыш районында ]үткәрелә торган тагын нинди бәйрәмнәр беләсез?

Балалар: Сабантуй, Питрау, шәһәр көне,  балаларны яклау көне, Җиңү бәйрәме, Нәүрүз бәйрәме, Яңа ел....

Тәрбияче: балалар, әйдәгез Микки Мауска Сабан туе турында сөйлибезме? Нинди бәйрәм ул, сез беләсезме?

Слайд 18 (Сабан туе)

Балалар: Сабан туе – татарларның ел саен үткәрелә торган милли бәйрәме.

Тәрбияче: ул кайчан үткәрелә?

Балалар: язгы кыр эшләрен тәмамлагач үткәрелә. Авылларда бүләкләр җыю традициясе саклана. Аны яулык жыю дип атыйлар.

Тәрбияче: балалар, Сабан туе бәйрәмендә нишлиләр?

Балалар: зур мәйданда халык арасында төрле ярышлар уза, сәнгать һәм мәдәният осталары чыгышлары, халык күңел ачулары була. Ипподромда ат чабышлары оештырыла, мәйданда  шаян бәйгеләр үткәрелә.

Тәрбияче: сез беләсезме нинди уеннар үткәрелә бу бәйрәмдә?

Балалар: кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә белән су ташу, капчык киеп сикерү, көрәш, баганага менү...

Тәрбияче: бу көнне традиция буенча татар халкы милли ризыкларын пешереп кунаклар кабул итә. Сез  татар халкының нинди милли ризыкларын беләсез?

Балалар:  бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч, гөбәдия, чәк-чәк....

Тәрбияче: балалар арыдыгызмы? Уйныйсыгыз киләме? Микки Маус та арыгандыр. Бераз ял итеп алыйк әле. Минем кулымда нәрсә бар?

Балалар: түбәтәй бар.

Тәрбияче: түбәтәй уенын уйныйбызмы?

Балалар: әйе.

 (Балалар түгәрәккә басып җыр җырлыйлар. Түбәтәй кемдә туктап кала, шул балага җәза бирелә. Уен шулай берничә тапкыр кабатлана).

Слайд 19 (Питрау)

Тәрбияче: шәһәребездә тагын бер зурлап үткәрә торган бәйрәм бар. Ул керәшеннәрнең халык бәйрәме  –  Питрау. Питрауны июль урталарында үткәрәләр. Иртәдән күңел ача башлаган Сабантуйдан аермалы буларак, Питрауда төп тантаналар көннең икенче яртысында башлана, ә төн уртасында тәмамлана. Нәкъ менә шуңа күрә Питрауны шулай ук «төнге Сабантуй» дип атыйлар. Бәйрәмдэ театральләштерелгән тамаша, фольклор коллективларының «карусельләр» белән биюен башкаралар, «Керәшен чибәре» конкурсын үткәрәләр, халык уеннары, милли көрәш, ат чабышлары һ.б. уеннарны үткәрәләр. Бәйрәмдә катнашучылар әйлән – бәйлән уйныйлар, традицион уеннарда учак янында катнашалар, ә бәйрәм азагында фейерверк оештырыла.

Тәрбияче: Ә сез беләсезме, Мамадыш шәһәре күп милләтле халык. Балалар сез безнең шәһәрдә һәм Мамадыш районында яшәүче кайсы милләт кешеләрен беләсез?

Балалар җавап бирә.

Тәрбияче: аларның үз бәйрәмнәре бар.

Слайд 20 (Гырон Быдтон) Удмуртларның  традицион җәйге бәйрәме «Гырон Быдтон».  Ул  язгы кыр эшләре беткәч үткәрелә торган бәйрәм.  Бу бәйрәмдә «Дуңгыз артыннан куу», «Чаңгыда йөрү» уеннары, «Чеберина»  матурлык һәм талантлар конкурсы, гер күтәрү, киртәләр аша йөгерү, ат чабышы кебек уеннар киң таралган.

Слайд 21 (Пасха) Русларда – Пасха бәйрәме зур урын алып тора. Пасха балалар өчен бик күңелле һәм кызыклы бәйрәм. Балалар һәрвакыт әниләренә ак глазурь һәм төсле шикәр белән пасха куличларын бизәргә, йомыркаларны төрле төсләргә буярга яки аларга матур ябыштыргычлар ясарга бик теләп ярдәм итә.

Тәрбияче:  Безнең халык кунакчыл.  Килгән кунакларны без милли ризыклар белән генә түгел, Мамадыш районында җитештерелгән продукцияләр белән дә сыйлыйбыз. Балалар  сез беләсезме безнең районда нәрсәләр җитештерелә?

Балалар: сыр, май, колбаса, сыек май...

Слайд 22

Тәрбияче: әйе, безнең шәһәрдә сөт продукциясе, ит эшләнмәләре (колбаса); икмәк һәм кондитер әйберләре, прәннек, печенье, сохари; минераль сулар җитештерү буенча предприятиеләр бар.

Тәрбияче: балалар, менә без сезнең белән үзебезнең шәһәребез буенча виртуаль  сәяхәтебезне тәмамладык. Микки Маус, сиңа безнең шәһәр ошадымы?

Слайд  23   (Микки Маус: Yes, girls and boys. Thank you. Good bye!)

Балалар: саубул Микки Маус, пока, Good bye!

Слайд  24 (скайп сүнә)

Тәрбияче: без сезнең белән нинди яхшы эш башкардык бүген?

Балалар җавап бирә.

Тәрбияче: кемгә булыштык?

Балалар җавап бирә.

Тәрбияче: кайткач нәрсә сөйлисез әти-әниләрегезгә?

Балалар җавап бирә.

Альбина Рөстәм кызы  Ясәвиева, МБМБУ «Кызыл Тау» Аленушка» балалар бакчасы тәрбиячесе, Мамадыш районы.