Беләсем килә рубрикасы буенча яңалыклар
-
11 ноября 2019 12:14
Төсле карандашлар
Сәлам, дустым! Алдагы язмаларның берсендә без гади карандашның кайчан уйлап табылуы турында сөйләшкән идек. Бүгенге язмабыз – төсле карандашлар хакында. Төсле карандашның грифелен ясау өчен, графит түгел, ә май яисә балавыз, шулай ук төрле бәйләүче элементлар һәм буягычлар файдаланыла. Балавыздан ясалган карандашлар инде Борынгы Грециядә үк кулланылышта йөри башлый. Мондый... -
08 ноября 2019 15:22
Төшкә кергән ачыш
Дима гаиләдә 17 нче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән бик кызыксынучан малай була. Малаеның аңлы булуын күргән әнисе, ире үлеменнән соң гаиләләренең авыр матди хәлдә калуларына карамастан, малайны укырга бирә. Гимназиядә укыганда, бер югары сыйныф укучысы сер итеп кенә Димага куркыныч химик кушылма ясап булуы турында сөйли. Моның өчен күкерт,... -
07 ноября 2019 10:38
Карнаваллар иле
Бразилия – Көньяк Америкадагы иң зур дәүләт. Мәйданы – 8 515 767 кв. км. Башкаласы – Бразилиа. Бразилиядәге иң билгеле шәһәрләр – Рио-де-Жанейро һәм Сан-Паулу. Рио-де-Жанейродагы Гөнаһларны кичерүче Гайсә (Христос Искупитель) сыны әлеге шәһәрнең генә түгел, ә бөтен Бразилиянең символы булып тора. Сан-Паулу исә – Көньяк Америкадагы иң күп кешеле шәһәр.... -
31 октября 2019 07:25
Моны белү кызык.Кошлар турында кызыклы фактлар.
Хәзерге вакытта җир йөзендә 8600 төрдәге кош бар ,ә анарның гомуми саны 100 миллиард чамасы. Русия территориясендә кошларның750 төре бар. Песнәк балаларын бер тәүлеккә мең мәртәбә ашата. Мөгезле зур ябалак башын 270 градуска бора ала. Колибри - артка таба оча белүче бердәнбер кош. Кошлар бәхетле булганнары өчен сайрамыйлар .Алар... -
31 октября 2019 06:53
Кунак булсаң, тыйнак бул
Кунакта үзеңне тыныч тотарга тырыш: шаулама, йөгермә. Хәрәкәтле уеннарны син өйдә дә уйный аласың бит! Хуҗалар йортының сиңа ошамаган яклары булса, бу турыда кычкырып әйтергә ярамый. Киштәләрдә, өстәлдә торган әйберләрне алма. Кызыксынып китеп, бик тә карыйсың килә икән, олылардан рөхсәт сора. Үзең башлап ашарга яисә чәй эчәргә сорама. Киткәндә, хуҗаларга... -
31 октября 2019 06:24
Чаңгы кайчан барлыкка килгән?
Сәлам, дустым! Беренче чаңгыларның кайчан уйлап табылуы хакында укыйбыз. Тирән кардан йөрү өчен, батмый торган җайланмалар борынгы төньяк халыклары тарафыннан 15 000–20 000 ел элек уйлап табылган. Борынгы кешеләр, кар өстеннән атлаганда, аяклары туңмасын өчен, аларны хайван тиреләре белән урап йөргәннәр. Соңрак аяк табаннарына туз, йомычка, агач такталар бәйләгәннәр. Болай йөргәндә,... -
30 октября 2019 20:46
Нур Баян
Казанның Вахит районында Нур Баян урамы бар. Баянов Нур Галим улы (1905–1945) – күренекле татар шагыйре. Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туа. Казанның хәрби мәктәбен тәмамлагач, журналистика белән шөгыльләнә һәм шигырьләр яза башлый. Аның шигъри әсәрләрендә Ватанының киләчәге өчен кайгырганлыгы сизелеп тора. Бөек Ватан сугышы башлангач, Нур Баян беренчеләрдән булып... -
30 октября 2019 20:02
Без – Җир шары балалары
Сәлам, дустым! Дөньяда меңләгән шәһәрләр, илләр бар. Син, мәсәлән, Россиядә, Джон – Англиядә, Астрид – Швециядә, Томаш Словакиядә яши. Сез төрле, төс-кыяфәтләрегез дә, телләрегез дә, үз-үзегезне тотышыгыз да аерылып тора. Тик шулай да сине, мине, аларны һәм дөньядагы барлык кешеләрне берләштерүче бер сәбәп бар. Без барыбыз да – Җир шарында... -
30 октября 2019 08:49
Кешенең якын дусты
Сәлам, дустым! Синең этләрне күргәнең дә, алар белән хәтта уйнап караганың да бардыр. Чыннан да, эт – кешенең якын дусты һәм аны теләсә кайда очратып була. Бу язмада исә без этләр турында киң билгеле булмаган кызыклы фактларга тукталырбыз. Этләр 250 команданы истә калдырырга мөмкин. Аларның акыл үсеше 2-3 яшьлек баланыкы... -
27 октября 2019 16:45
Нәни даһи
Вольфганг Амадей Моцартка, бөек композитор булу өчен, сикәлтәле сукмаклардан узарга туры килми – бу малай инде кечкенәдән бик музыкаль бала була. Башта аның музыкальлеге уен вакытында сизелә: теләсә кайсы уенны малай җырлар белән тулыландыра. Вольфганга өч яшь тулгач, аның апасы Анна Мариягә клавесин бүләк итәләр. Вольфгангның да бу уен коралында... -
27 октября 2019 16:44
Иң кечкенә дәүләт
Ватикан – дөньядагы иң кечкенә ил. Аның мәйданы – нибары 44 гектар. Шуңа да карамастан, аның үз почта маркалары, паспорт һәм машина номерлары, ә шулай ук флагы һәм гимны бар. Ватикан – анклав-дәүләт, ягъни ул башка ил эчендә урнашкан. Ватикан исә Италиянең башкаласы Рим эчендә тора. Ватикан халкының 95 проценты... -
23 октября 2019 20:19
Батыршин урамы
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары аша Батыршин урамы уза. Ул кем хөрмәтенә шулай аталаган икән соң? Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улы (1914–1947) – татарлар арасында беренче Советлар Союзы Герое. 1914 елның 1 гыйнварында Украинаның Голубовка бистәсендә туа. Аның балачагы Донбасста үтә. Урта мәктәпне тәмамлагач, шахтада эшли. 1931 елда Казанга килеп, «Пишмаш»... -
18 октября 2019 09:51
Формасыз хоккейчы буламы?
Һәркем бәхетле булу, яраткан эш белән шөгыльләнү турында хыяллана. Тик менә хыялларның чынга ашуына илтә торган юл һәрвакыт туры гына бармый, кайвакыт ураулы сукмаклардан да үтәргә туры килә. Шулвакыт күңелне төшермәскә, бернигә карамый, алга барырга кирәк. Влад кечкенәдән спортка гашыйк була. Башта абыйсына ияреп йөзү белән шөгыльләнә, аннары суга сикерү... -
17 октября 2019 15:50
Һиндстан
Һиндстан Көньяк Азиядә, Һиндстан ярымутравында урнашкан. Әлеге илнең ярлары Һинд океаны сулары белән юыла. Мәйданы – 3 287 263 кв. км. Башкаласы – Яңа Дәһли (Нью-Дели). Индиядә төрле милләт вәкилләрен үз эченә алган 1 миллиард 300 мең кеше яши. Алар 447 телдә һәм 2000 диалектта сөйләшә. Рәсми телләр булып исә һинди... -
17 октября 2019 08:04
Чувашлар
Сывă-и! (Исәнме!) Чувашлар – төрки халык, күпләре Чувашия Республикасында төпләнгән. Гомуми халык саны – 1842,3 мең кеше. Россиядә 1776,3 мең чуваш яши, ә Татарстанда 116 мең чуваш исәпләнә. Чуваш теле төрки телләр гаиләсенең болгар төркеменә керә. Чуваш теленә татар, гарәп, мари, рус теленнән күп кенә алынмалар кабул ителгән. Чувашларның күбесе...