Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Язучылар иҗаты рубрикасы буенча яңалыклар

  • 30 сентября 2019 07:13

    Дәрес әзерләгәндә

    Шундый авыр мәсьәлә Бирәләрдер нәрсәгә? Алай да чишеп карыйм, Болай да чишеп карыйм, Ә җавабы юк һаман… Әни чыгып кухнядан: – Ник кызасың юкка? – ди. – Болай булмый, тукта, – ди, – Әрәм итмә көчеңне, Читкә куеп эшеңне, Тирән итеп сула, – ди, (Шуннан нәрсә буладыр?..) – Тагын сула,...
    813 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 30 сентября 2019 06:51

    Кем тизрәк таба?

    Бу уенда Айзирәк, Борһан, Маннан, Хисмәт, Гакыйль, Гыйззәт, Әлфия һәм Габделхак катнаша. Айзирәк табышмак әйтүгә, аның каршында тезелеп торган балаларның берсе кул күтәрә. Әгәр табышмакка беркем дә җавап таба алмаса, Айзирәк үзе әйтә. Айзирәк. Табышмак әйтәм, Ягез, кем таба? Иң тапкыр кеше Чыксын уртага. Борһан. Кичә Айга барып кайттым, Бүген...
    820 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 23 сентября 2019 06:33

    Танылган шагыйрь Ренат Харис белән искиткеч җылы очрашу

    Милли музейда @tatar_museum танылган шагыйрь Ренат Харис белән искиткеч җылы очрашу булды. Шагыйрьнең тормыш юлын,  шигырьләрен тыңларга, үзе белән якыннан күрешергә кем генә теләмидер. Бу юлы да   Ренат абый белән якыннан танышырга Казан шәһәренең 2 татар гимназиясе @tatargym2 укучылары бик теләп килде. Укучыларыбыз яраткан шагыйренә үзләренeң кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм шигырьләрен...
    776 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 сентября 2019 13:02

    Акыл теше кемгә чыга?

    Абый нигә дәшми дисәм, Ник яңагын тоткан дисәм, Бүген аңа Акыл теше чыккан икән!   Сорадым мин әниемнән: — Акыл теше кемгә чыга Әни әйтте: — Әйткән сүзне тыңлаучыга.   Сорадым мин әтиемнән: — Акыл теше кемгә чыга? Әти әйтте: — Үз сүзендә торучыга. Сорадым мин әбиемнән: — Акыл теше...
    864 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 сентября 2019 12:48

    Шәвәли сәгате

    Миңа булды бит әле Әтиемнең сәгате! Сәгате дә сәгате — Әйбәтнең дә әйбәте! Әйтерсең лә яхшы ат, Чаба гына, сыптыра — Өйдә ничә сәгат бар, Һәммәсен узып тора! Шәүкәт Галиев
    817 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 сентября 2019 08:53

    Ак төнбоек

    Хикәя кыскартып алынды. Кечкенә чакта Гадилә белән Шөһрәт бергәләп су коенырга бик яраталар иде. Әниләренең эшкә киткәннәрен генә саклап торалар да, әллүк Каран буена. Камышлар арасыннан кыр үрдәкләрен табып булмаган шикелле, аларны да эзләп таба алмыйсың. Иреннәре күгәргәнче, тешләре тешкә бәрелгәнче судан чыкмый алар. Гадилә йөзәргә бик ярата иде. –...
    904 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 сентября 2019 08:18

    Тәртипсез малай

    Хикәя Марат, коридордан ишетелгән шау-шуга колак салып, алдында яткан китап-журналларны читкәрәк этеп куйды. Тыштагы тавышның сәбәбен ачыкларга теләп, урыныннан кузгалган гына иде, бүлмә ишеге шар ачылып китте дә мәктәпнең беренче тәртип бозучысы Бариев Илһам килеп керде. Дөресрәге, аны кемдер төртеп кертеп җибәрде. Малай артыннан ук кызарынган-бүртенгән Самига Гариповна күренде. —...
    816 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 сентября 2019 07:55

    Вакыт кая киткән?

    Әти миңа өй җыештырырга кушты. Мин: «Вакытым юк», – дип, телевизор каршысына барып утырдым. Әни: «Телевизор карарга вакытың бар икән?» – дип әйтеп куйды. Ә телевизор карарга вакыт кирәк түгел иде. Өй җыештыра башласаң, теләсә кайда аунап яткан уенчыкларны алып куярга кирәк. Өйнең бер почмагына барганчы вакыт уза, уенчыклар тартмасы...
    814 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 сентября 2019 13:41

    Әби турында шигырьләр

    Әбине җәлләп кенә (Р.Вәлиева) Ерак түгел арабыз Әбиләргә барабыз Барабыз җәйләп кенә Әбине җәлләп кенә Машиналар ак кына Утырам җайлап кына Китәбез инде менә Әбине җәлләп кенә Җиләкләр пешкән чакта Яңа бал төшкән чакта Безнең килгәнне күреп Әби чыга йөгереп Бер елмая, бер көлә Орчыктай бөтерелә Әле катыгын китерә Әле...
    1723 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 сентября 2019 11:10

    Бәхет чишмәсе

    Анык белмим үзем дә: Кайчандыр җир йөзендә Яшәгән, ди, бер Хәсән, Хәсән түгел, Хөрәсән. Ышанмассыз сөйләсәм, Безнең шушы Хөрәсән Түшәм санап тик яткан, Бал-майны бик яраткан. Ашаган да йоклаган, Урамга да чыкмаган. Мич башыннан төшмәгән, Ничек сырты пешмәгән?! Йоклар иде тагын да, Язның бер ал таңында Чирләп киткән атасы. -Әй,...
    967 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 сентября 2019 10:55

    Йөзек кашы - 2

    Башы : http://salavatkupere.com/forchildren/yazuchylar-i-aty/item/2067-%D0%B9%D3%A9%D0%B7%D0%B5%D0%BA-%D0%BA%D0%B0%D1%88%D1%8B «...Безнең Янбулат авылында Айдарлар бер мин генә түгел. Мине Кәҗә Шаяхмәт Айдары дип йөртәләр иде. Ни өчен Кәҗә Шаяхмәт? Анысын менә хәзер белерсез. Бер чакны шулай, минем әти Теләче базарыннан безнең авылның Гыймай Сәләхиләренә утырып кайткан (безнең үзебезнең атыбыз юк иде шул). Барысы да исерек булганнар тегеләр. Теләче...
    945 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 сентября 2019 10:19

    Башы да бар югыйсә…

    Һәммәбезнең билгеләре «Дүртле» белән «бишле» генә. Ә Гөлсемнең — ташка үлчим — Барлык фәннән «өчле» генә. Югыйсә бит башы да бар. Әйтсәң, «Исем китә, — ди ул. — Сыер савар өчен миңа «Өчле»се дә җитә», — ди ул. Шак лар каттык: «Кара, — дибез, Менә икән эш нәрсәдә!» Нәрсә булыр,...
    913 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 13 сентября 2019 12:50

    Хәйләкәр Әлмир

    Әлмир, сиңа ничә яшь? Ышанмыйм, ике дигәч! Бармаклап та күрсәтә – Ике бармак, әлбәттә! Елтыр-елтыр күзләре, Хәйлә тулы сүзләре! Өч яшь бардыр бу дуска, Шаяртырга бик оста! Яратмыйм, ди, мин сине, Көлә, эчләре ката, Яратмыйм, дип шаярта, Үзе бик тә ярата! Сөләйман
    1075 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 13 сентября 2019 12:05

    Наил һәм Фаил

    Башы: http://salavatkupere.com/forchildren/yazuchylar-i-aty/item/2078-%D0%BD%D0%B0%D0%B8%D0%BB-%D2%BB%D3%99%D0%BC-%D1%84%D0%B0%D0%B8%D0%BB Әнә кызлар гел акыл белән йөргәч, аларга артыгын бирүче юк, акыллары таман гына булгач, аларның башлары да авыртмыйдыр. Ә Зоя Михайловна белән сиңа ике көннең берендә шулай тырышырга туры килә. Болар классында укуы бик күңелсез, авыр икән дип тә уйлый күрмәгез. Алтыны бетергән тәҗрибәле башым белән ышандырып әйтәм, күңелле...
    1014 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 13 сентября 2019 11:20

    Стихи Ионовой Т.А.

    «Свобода» Купили попугая Назвали его Крош Кормили и поили Говорить его учили, Но не вникая Крош в слова Чирик-чирик лишь издавал. Повезли его на дачу Удивлялся Крош всерьез! «Чудо райское без грез! Смотрит Крош с окошка в сад Тянет с сада аромат Кроше, уж не спится В садик он стремится!...
    1062 тапкыр укылган тулырак укырга...