Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 февраля 2024 11:20

Ашау әдәпләре

Ашаганда, табын янында үзеңне тоту кагыйдәләре:

Ашарга утырган вакытыгызда, иң элек кулларыгызны юыгыз вә яхшы сөртегез.
Үзегездән олы кешеләр булганда, өстәл янына алардан элек утырмагыз.
Аш янында берни белән дә уйнамагыз.
Аш янында борыныгызны тартмагыз, чөмереп ашамагыз.
Ризыкны зур-зур алмагыз, ашыкмагыз, яхшы чәйнәгез, кул
вә киемнәрегезне буямагыз, башкаларның ашавына карап тормагыз, күп ашарга гадәтләнмәгез, аштан күңелегез кайтканчы туктагыз. Бу нәрсәләрнең сәламәтлек өчен файдасы күп икәнлеген үзегез дә белерсез.
Чәй янында каймак вә майлы ашлар булса, киемнәрегезгә тамызмагыз, кулларыгызны майламагыз, майлы кулларыгызны киемнәрегезгә сөртмәгез.
Аштан соң кул вә авызларыгызны юыгыз, теш арасында бернәрсә калдырмагыз.


 Ризаэддин Фәхреддин