16 февраля 2024 09:58            
            
                
            
            
            
            
            
            
            
            
        
                            Азан әйтә бер малай
Җомга мөбәрак булсын!
Биек мәчет манарасы, – 
  Кыйбла якта ярымай. 
  – Аллаһу әкбәр! 
  – Аллаһу әкбәр! 
  Азан әйтә бер малай.. 
  – Аллаһу әкбәр! 
  Азан әйтә 
  Бер малай манарада, 
  Нечкәреп китә күңелләр, 
  Горефләр яңарганда
  Азан әйтә, сузып-сузып,
  Чын күңелдән тырышып,
  Кечесе-олысы тыңлый
  Моңлы азан тавышын.
   Вәсимә Хәйруллина
 
     
     
    
     
     
     
             
             
             
             
             
             
             
                                                            
                            
                        