Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 июля 2019 12:58

Бала тәрбияләүдәге типик хаталар

Иң беренче тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә гаилә шартларында ала. А. С. Макаренко балада тәрбия нигезләре 5 яшькә кадәр формалашып бетә дигән фикердә торган. Алай гына да түгел, ата – ананың тәэсире балага мәктәп елларында да кимеми, аның шәхес буларак үсешенә йогынты ясап тора. Гаиләнең бала тәрбияләүдә ни дәрәҗәдә мөһим...

Иң беренче тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә гаилә шартларында ала. А. С. Макаренко балада тәрбия нигезләре 5 яшькә кадәр формалашып бетә дигән фикердә торган. Алай гына да түгел, ата – ананың тәэсире балага мәктәп елларында да кимеми, аның шәхес буларак үсешенә йогынты ясап тора.

Гаиләнең бала тәрбияләүдә ни дәрәҗәдә мөһим урын биләве аның үзенә генә хас табигате белән үк билгеләнә. Гаиләнең балага сәламәт йогынты ясый алуы өчен түбәндәге шартлар зарур:

Гаиләдә ата – ананың һәм баланың бер үк эшләрдә катнашуы, бергәләп эшләве, гаиләнең уртак эшендә һәрбер гаилә әгъзасының катнашуы кирәк.

Гаилә тормышында һәр нәрсәне, хәтта вак–төяк булып күренгән нәрсәләрне дә тиешенчә исәпкә алу зарур һәм бу зарурлыкны балалар үзләре дә тоеп үсәргә тиеш. Гаиләнең үз кагыйдәләре була.Мәсәлән: кибеткә барсаң – калган акчаны кайтарып бир, өйдән чыгып киткәндә кайчан кайтасыңны, кайда булуыңны әйтеп кит. Шулай ук гаиләнең гомуми режимы саклана – йокы, ял итү, эш башкару, дәрес әзерләү.

Гаилә тәрбиясе һәрвакытта да уңышлы гына бармый. Бала тәрбияләүдәге зур ялгышларны баласына бар нәрсәне рөхсәт итүче ата–аналар ясый. Алар балаларны тыюлар һәм җәза бирүләр өчен бик кечкенә дип саныйлар. Бала тәрбияләүдәге иң еш очрый торган ялгышларның берсе – гаиләдә бердәм тәрбия системасы булмау. Бу ата–ананың гаилә педагогикасы турында үзара килешмәвеннән килә. Мәсәлән, әти кеше кирәгеннән артык кырыс, ә әнисе, аның мөнәсәбәтләрен йомшарту өчен баланы иркәли башлый. Моннан тыш өлкәннәр үзләренең тәрбия методларының яхшы икәнлеген күрсәтү өчен көрәшә башлыйлар. Берсе үзенең кырыслыгын тагын да арттыра, икенчесе ба-ла белән тагын да йомшаграк була. Өлкәннәрнең үз–үзләрен шулай тотышы баланың психикасы бозылуга китерә, аның характерына җитди йогынты ясый.

Тәрбия процессында икенче бер чик – баланың һәр кылган гамәленә кирәгеннән артык ирек кую, аңа сукырларча табыну, чамадан тыш иркәләү. Әйтик ата белән ана үзләре бик тә хезмәт сөючән, тормышларында бик күп кыенлыклар кичеп, мул тормышка ирешкәннәр. Без күргән авырлыкларны балаларыбыз күрмәсен, дигән изге теләк белән алар баланың һәр теләгенә риза: ни сораса шуны алып бирергә тырышалар. Һәм ялгышалар. Чөнки аларның әлеге изге теләге киләчәктә үзләре өчен дә, бала өчен дә фаҗигага әверелергә мөмкин. Бала чын мәгънәсендә эгоист, хезмәт куеп табылган акчаның да, ата–ананың да кадерен белмәүче, аларны санга сукмаучы бер кеше булып үсәргә мөмкин.

Тәрбиягә тискәре йогынты ясаучы тагын бер фактор – ата–ананың таләпләре тотрыклы булмау. Әгәр ата –ана кәефе яхшы булганда баласына нәрсә теләсә шуны эшләргә рөхсәт итә, кәефсез булганда бар нәрсәдән дә тыя икән, бала алга таба бөтенләй тыңламаячак.

Бала тәрбияләүдә мактаулар һәм җәза бирүләр бик зур роль уйный. Баланы җәза бирү юлы белән тыңлатырга күнеккән ата–аналар бик нык ялгышалар. Шулай ук хата булып өлкәннәрнең юк өчен дә балага кулына сугулары һәм колагын тартулары санала. Төрлечә мактаулар, хуплаулар юлы белән яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Әгәр дә ата–ана баланы ачуланалар яки җәза бирәләр икән, алар балага яратуларын аңлатырга һәм бу ачулануларының бары тик тәртипсезлек өчен булуына ышандырырга тиешләр.

Ата–ананың зур ялгышы булып баланың хайваннарга карата мәрхәмәтсезлеген тыймау тора. Өлкәннәр баланың хайван белән уйнавын контрольдә тотарга тиешләр. Әгәр бала этне койрыгыннан өстери, песинең күзенә бармагын төртә, аквариумга таяк тыгып болгата һәм шундый эшләр эшли икән аны һичшиксез туктатырга һәм алай ярамаганлыгын аңлатырга кирәк.

Гаиләдә ир һәм кыз баланың физиологик һәм психологик үзенчәлекләренең аерым искә алынуы зарур. Ир баланы тәрбияләүдә әти кешенең тоткан урыны алыштыргысыз, ул аңа ирләрчә миһербанлылыкны, физик чыныгуларны, кул эше осталыкларын үз тәҗрибәсе аша төшендерә, өйрәтә ала. Кыз баланың әхлагына дөрес юнәлеш салуда исә ананың рухи тәҗрибәсе кирәк. Үз кызына ул хатын–кызларга хас горурлык, тыйнаклык, хезмәт сөючәнлекне үз тормышы, үз яшәү рәвеше белән аңлата.

Ата–ананың тагын бер мөһим шактый катлаулы бурычы– укучы баланың мәктәптән өйгә бирелгән эшләренә битараф булмау, аңа булышу, өй эшләренә бирелгән вакытны дөрес файдаланырга өйрәтү, кирәк булса – ярдәм итү. Гаилә балаларның рухи дөньясында эстетик һәм әхлакый кыйммәтләр дә тудыручы чыганак булып тора. Әгәр бала әдәби китаплар укырга, сәнгать   дөньясы белән кызыксынып яшәргә күнегә икән ата–анага тәрбия эшен дә алып барырга җиңелрәк булачак, көтелгән уңышлар тизрәк киләчәк. Гаиләдә бергәләп китаплар укылса, җырлар һәм музыка яңгыраса, шушы татулык һәм бердәмлек аша эстетик кыйммәтләр пәйда була, әхлак тәрбияләнә.

Өйдә китаплар уку баланың гомуми белемен, дөньяны танып – белүен киңәйтә.Укучыны китап укырга өйрәтү, китаплар белән кызыксындыру да – әти – әнинең җаваплы бурычы.    

Исегездә тотыгыз, беркем дә балага аның эмоциональ һәм психик үсешенә уңай йогынты ясаучы ата–ана назын бирә алмаячак. Бала көн саен әтисе һәм әнисе белән аралашып торырга, аларның яратуын тоярга тиеш. Гаиләдә тәрбияләнү барышында барлыкка килгән күп кенә әхлакый сыйфатларны бала берничек тә, беркайчан да башка бер тәрбия коллективында бу кадәр уңышлы кабул итә алмый. Әлеге–туганлык, кардәшлек хисләре, иркәләнү, рәхмәтле һәм мәрхәмәтле була белү, кайгыны уртаклашу, шатлык – сөенечләрне бүлешү кебек сыйфатларны ул бары гаиләдә ала. Менә шуңа күрә дә тәрбия процессында гаиләнең әһәмияте аеруча зур булуын истә тотарга кирәк.

Фото: pixabay.com

Нуриева Гөлчәчәк Рөстәм кызы