Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 июля 2019 13:01

Беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә

1.Исегездә тотыгыз, сез үзегез өчен түгел, ә бала өчен мәктәпне сайлыйсыз. Укыту процессына йогынты ясаячак факторларны исәпкә алыгыз. 2.Алдан ук мәктәп, педагогик коллектив, уку шартлары белән танышыгыз. 3.Ачыклагыз, сезнең балагыз нинди программа буенча укыячак, аның йөкләнеше күпме булачак (көнгә күпме дәрес, мәҗбүри һәм өстәмә дәресләр бармы)? 4.Кайчан дәресләр башлануын белегез....

1.Исегездә тотыгыз, сез үзегез өчен түгел, ә бала өчен мәктәпне сайлыйсыз. Укыту процессына йогынты ясаячак факторларны исәпкә алыгыз.

2.Алдан ук мәктәп, педагогик коллектив, уку шартлары белән танышыгыз.

3.Ачыклагыз, сезнең балагыз нинди программа буенча укыячак, аның йөкләнеше күпме булачак (көнгә күпме дәрес, мәҗбүри һәм өстәмә дәресләр бармы)?

4.Кайчан дәресләр башлануын белегез. һәм юлга күпме вакыт китәчәген исәпләгез. Шулай ук, иртәнге эшләр һәм аш өчен тагын бер сәгать өстәгез.

5. Балагызның укытучысы белән танышырга һәм әңгәмә корырга тырышыгыз. Аның үзенчәлекләре ни дәрәҗәдә исәпкә алынуын ачыклагыз.

6.Нинди вакытта дәресләр тәмамлануын белегез. Бу өстәмә дәресләргә (музыка мәктәбе, түгәрәкләр, секцияләр) язылу өчен кирәк булачак.

7. Өйдә дәресләр өчен урын әзерләгез.

8.Баланы уңышсызлыклар белән куркытмагыз

9. Баланың беренче уңышсызлыгы өчен күңелегез төшмәсен. Исегездә тотыгыз: аңа сезнең ышанычыгыз, акыллы киңәшләрегез һәм ярдәмегез бик кирәк.

10. Исегездә тотыгыз, мәктәпкә җайлашу-гади генә процесс түгел, һәм ул тиз генә дә бармаячак. Беренче айларда бик катлаулы булырга мөмкин.

Фото: @pixabay.com

Г.Ярмиева