Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 декабря 2019 11:18

2020 нче елга йолдызнамә

*Эшлеклелек планында 2020 ел Кучкарлар өчен катлаулырак булыр кебек. Шулай да, әгәр үзләре активлык күрсәтеп, бар эштә дә башлап йөрсәләр, түрәләре аларны билгеләми калмас, үсеш тә озак көттермәс.    * Үгезбозауларны лаеклы бүләк көтә; ләкин алар үрләргә бер дә туктамый менү кирәклеген онытып җибәрмәсеннәр иде. Азга гына туктап калуның да...

*Эшлеклелек планында 2020 ел Кучкарлар өчен катлаулырак булыр кебек. Шулай да, әгәр үзләре активлык күрсәтеп, бар эштә дә башлап йөрсәләр, түрәләре аларны билгеләми калмас, үсеш тә озак көттермәс.

   * Үгезбозауларны лаеклы бүләк көтә; ләкин алар үрләргә бер дә туктамый менү кирәклеген онытып җибәрмәсеннәр иде. Азга гына туктап калуның да артка тәгәрәүгә китерүе бар.

   * Игезәкләр өчен 2020 ел уңыш көтүләр, көч һәм идеяләр туплау елы булачак. Аларга ничек тә азрак сөйләргә, күбрәк тыңларга һәм күбрәк вакытларын иҗатка багышларга киңәш итә йолдызлар.

   *Кыслалар өчен килешүләргә еш барырга кирәк булачак. Аларны үз серләре ачылудан курку, түрәләренә карата ачу-үч саклау хисләре интектерер.

   *Арысланнарга киләсе елда мәхәббәт дулкынында йөзәргә туры килмәсә дә, эштән бәхетләре булыр кебек. Ләкин сабырлык кирәк булачак: чама хисен югалтмый, нәфесегезне тыеп кына алга куйган максатыгызга юл ярыгыз.

   *Кызлар өчен 2020 ел тыныч булмакчы: ял итү өчен дә, үткәннәрне анализлау өчен дә вакытыгыз җитәрлек булыр.

   *Үлчәүләргә йолдызлар яңа хисләр әзерли. Эш алыштыруыгыз мөмкин. Элекке файдалы контактларыгызны барлый башларсыз, ләкин кирәк чакта ярдәмне бөтенләй башка яктан тоярсыз...

   *Чаяннар өчен ел укулар-белем алулардан һәм үз өсләрендә эшләүдән башланачак. Шулай да артыгын эшләргә кирәкмәс, чөнки моны беркем дә тиешенчә бәяләмәячәк.

   *Укчыларга килгәндә, 2020 елда аларның үз эчләренә бикләнүләре бар. Шулай ук алга планнар кору һәм үз-үзен анализлау белән дә шөгыльләнәләр. Иң мөһиме: үткәннәрне искә төшермәү – бу яхшыга илтмәячәк.

   *Кәҗәмөгезләрне эшләрендә уңыш көтә. Ләкин моның өчен алардан үз-үзләренә ышану һәм үҗәтлек таләп ителә.

   * Сукоярларга үзләренең хезмәтләренә нинди дә булса түләү алу өчен шактый тырышырга туры киләчәк. Аларны эш урыннарында конфликтлар, хәтта карьерада түбән тәгәрәү көтә. Ләкин ел ахырына хәлләр яхшыга борылачак!

   *Балыкларга 2020 елда финанс килешүләре һәм кредитлар белән гөгыльләнү, шулай ук төрле җитди карарлар кабул итү киңәш ителми. Берникадәр вакытка тукталыш алыгыз һәм ниндидер җаваплы эшкә алынганчы ныклап уйлагыз.

Фото: pixabay.com