Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 апреля 2024 10:40

Апрель аена халык сынамышлары

Табигатьтә әле һаман да кыш белән яз тартыша. Апрельдәге халык сынамышларына күз салыйк әле.

Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.

Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.

Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.

Апрельдә көндез кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар.

Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар. Шулай ук айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.

Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.

Апрельдә карлыгачлар килмәсә, салкын язга.