Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 июля 2019 10:25

Балалар турында 7 кызыклы ФАКТ

-Киләчәктә баланың буй озынлыгын белү өчен, күрәзәче булырга кирәк түгел. 2 яшьлек баланың буен 2гә тапкырлау да җитә. Бу сан киләчәктә баланың якынча буй озынлыгын күрсәтә. Әмма шуны истә тотарга кирәк: баланың үсешенә генетика, туклану, спорт белән шөгыльләнү һәм башка күп факторлар йогынты ясый. -Балалар салкын тию яки вируслы авырулар...

-Киләчәктә баланың буй озынлыгын белү өчен, күрәзәче булырга кирәк түгел. 2 яшьлек баланың буен 2гә тапкырлау да җитә. Бу сан киләчәктә баланың якынча буй озынлыгын күрсәтә. Әмма шуны истә тотарга кирәк: баланың үсешенә генетика, туклану, спорт белән шөгыльләнү һәм башка күп факторлар йогынты ясый.

-Балалар салкын тию яки вируслы авырулар белән авырганда, аларның үсеше вакытлыча туктатыла. Бәлки, тукталыш организм инфекциягә каршы көрәшкә бөтен көчне ташлаганга бәйледер.

-Балалар 3 яшькә кадәр үз тормыш вакыйгаларын хәтерләми. Бу күренешне балалар амнезиясе дип атыйлар. Галимнәр 5-7 яшьтә балаларның иртә елларда булган вакыйгаларның яртысын хәтерләвен, ә 9 яшькә хәтта аларны да онытачакларын ачыклаган.

-Искергән карашларга карамастан, балаларның ишетү сәләте бик үткен. Олылардан аермалы буларак, балаларның колагы югары ешлыктагы тавышларны да тота ала. Әмма үскән саен тавыш югаралыгы аркасында, ишетү сәләте кими.

-Балалар клоуннардан бик курка икән. Шеффилдс университетында уткәрелгән тикшеренүләр әнә шуны дәлилли.

-Балалар чүлмәккә ияләнгәнче, «бер тау» подгузник кирәк булачак. Балагызга 2,5 яшь тулган вакытка, сез 6-10 мең тапкыр аның подгузнигын алыштырачаксыз. Мөгаен, ата-аналар медальгә лаектыр.

-Барлык балалар да тез капкачсыз туа. Ул балада 6 айда гына формалашып бетә икән.

Дәвамы киләсе язмада булырр...

Автор: Александра Иванова

Фото: pixabay.com