Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 июля 2019 11:26

Казан шәһәре Мәскәү районы « 107-нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» тормышы

Казан шәһәре Мәскәү районы «Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирүче 107-нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» бик күнелле яши. «Сабантуй», «Карга боткасы», «Нәүрүз», «Г. Тукай – безнең йөрәкләрдә» әлеге чаралар безнең балалар бакчасында елда күркәм күренешкә әверелеп бара. Бәйрәмнәр аша балалар татар халкының иҗади мирасына якыная. Җырлы-биюле уеннар, төрле образлар башкару...

Казан шәһәре Мәскәү районы «Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирүче 107-нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» бик күнелле яши. «Сабантуй», «Карга боткасы», «Нәүрүз», «Г. Тукай – безнең йөрәкләрдә» әлеге чаралар безнең балалар бакчасында елда күркәм күренешкә әверелеп бара. Бәйрәмнәр аша балалар татар халкының иҗади мирасына якыная.

Җырлы-биюле уеннар, төрле образлар башкару – болар барысыда балаларда канәгатьләнү хисе уята. Сөйләм теле үстерергә, матурлыкны аңларга ярдәм итә, иҗат мөмкинлекләре ачыла. Кулга – кул тотынышып, берәр көйгә күмәк җырлап, ритмик хәрәкәт буларак күңелле ял бирә, эстетик ләззәт уята. Халык уеннары көчле тәрбия бирү чарасы булып та хезмәт итә. Мөстәкыйль эш итәргә, дөньяны танырга өйрәтә.

Татар халык бәйрәмнәрен уздыруда ата–аналарның да өлеше зур - кул эшләнмәләре ясауда, бәйрәм залын бизәүдә ярдәм итәләр.

Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана. Милли хисләр формалашуны гамәлгә ашыруда нәтиҗәле чара булып тора.

Салават купере, №7