03 апреля 2017 14:09
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финалы якынлаша
Елдан-ел үзендә бик күп талантлы балаларны җыйган «Созвездие-Йолдызлык» фестивале быел 17 нче тапкыр уздырыла. 31 нче март көнне зональ сайлап алу турлары тәмамланган. Аларда 21167 катнашучы барланган. Финалга шуларның 5000гә якыны узган. Суперфинал 10-14 нче апрель көннәрендә Казанда «Уникс» концертлар залында булачак. Ә инде иң-иң дип табылган чыгышлар 14 апрель...
««Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан Республикасы патронаты һәм ЮНЕСКО эгидасы астында үткәрелә һәм ел саен үзендә 70000нән артык сәләтле балаларны җыя. Җиңүчеләр бүләкләр, премияләр, дәүләт степендияләре белән бүләкләнә. Ә инде Гран-при алучылар ГИТИСка укырга керү мөмкинлегенә ия була», − дип сөйләде оештыручылар.