Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 октября 2023 08:14

«Татар халык ашлары» өстәл уены

Уйный-уйный үсәбез

 

Уенда 6 бала катнаша, бер бала алып баручы булып сайлана. Калган балалар татар халкының милли ашлары сурәтләнгән карточкаларны үзләренә сайлап алалар. Ингредиентлар сурәтләнгән карточкалар алгы ягы белән аска каратып куела. Алып баручы сурәтләнгән карточканы күрсәтә һәм нәрсә икәнлеген сорый. Балалар карточкадагы сурәтләрне әйтәләр.Үзенең карточкасында шундый рәсем булган бала алып баручыдан ала. Кайсы бала беренче татар халкының милли ашлары сурәтләнгән карточкаларны тутыра, шул җиңүче була.

Вәлиева Алсу Рифгать кызы, Нурлыгаянова Гөлназ Фәрид кызы, Сәлимова Лилия Марат кызы. Казан шәһәре Яна Савин  районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 393 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениясенең югары категорияле тәрбиячеләре.