Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 сентября 2019 08:19

«Сертотмас үрдәк. А.Алиш әкиятенә нигезләнеп эшләнгән сәхнә әсәре»

Автор: Казан шәһәре Яңа Савин районы 129 номерлы балалар бакчасы татар телендә белем бирүче I категорияле тәрбияче Шәрәфутдинова Гүзәлия Нургаяновна; I категорияле музыка җитәкчесе Манина Эльвира Илдусовна Сертотмас үрдәк. А.Алиш әкиятенә нигезләнеп эшләнгән сәхнә әсәре Катнашалар: Хуҗа                           Үрдәк Эт                                 Төн Үрдәк                             Керпе Тавыклар                     Куян Әтәч                               Аю Чебиләр                       Төлке Авыл ишек...

Автор: Казан шәһәре Яңа Савин районы 129 номерлы балалар бакчасы татар телендә белем бирүче I категорияле тәрбияче Шәрәфутдинова Гүзәлия Нургаяновна;

I категорияле музыка җитәкчесе Манина Эльвира Илдусовна

Сертотмас үрдәк. А.Алиш әкиятенә нигезләнеп

эшләнгән сәхнә әсәре

Катнашалар:

Хуҗа                           Үрдәк

Эт                                 Төн

Үрдәк                             Керпе

Тавыклар                     Куян

Әтәч                               Аю

Чебиләр                       Төлке

Авыл ишек алды. Тавык чебиләре белән җим чүпли, үрдәк тә шунда.Хуҗа агачларны карап ,кәрзингә алмалар җыеп йөри. Кәрзинне эскәмиягә куя Акбайга эндәшә.,

Хуҗа: Акбай дустым, әйдә әле синең белән бер ял итеп урман әйләнеп кайтыйк әле.

Акба:й Һау, һау, һау. Мин рыйза .

Хуҗа : (йорт кошларына Хайваннарына эндәшә) Мин Акбай белән урман әйләнеп кайтам. Сез йортта үзегез генә каласыз. Тәртипле булыгыз.

Йорт кошлары : Ярар , ярар. Кыт кыт

Хуҗа эте белән чыгып китә.

Әтәч: (шатланып)Кикрикүк, Без үзебез генә калдык.

                               Иртән бик иртә торам мин,

                               Канат кагып кычкырам.

                           -   Кикрикүк! Кикрикүк!

                           Хуҗа өйдә юк. өйдә юк.

Тавыклар : Өйдә юк, өйдә юк.

Үрдәк: Кыткылдый тавык сөенеп

           -Хуҗа өйдә юк диеп

           Хуҗа өйдә юк диеп

           Мин әйтәм аңа

           Шаулама алай нык диеп.

Бию:«Йорт кошлары»

Төн җитә, барысы да йокларга яталар.

Төн кызы йөгререп үтеп китә.

Көн җитә

Әтәч : (канат кагына) Кикрикүк, тор иртүк

                                     Инде ничә көн үтте.

                                     Хуҗа һаман өйдә юк

                                    Аны эзләргә кирәк.

Тавык:   Болай булмый дуслар. Хуҗаны эзләп чыгар кирәк.Үрдәк син безнең йөзә дә, атлый да , очада беләсең , бар син эзләп кайт Хуҗаны.Әмма бер кешегә дә әйтмә кая барганыңны..Ярамый.

Үрдәк: Ярый, ярый мин рыйза. (Үрдәк кулына төенчек, таяк тотып юлга чыга.)

Үрдәк:   Мин барам,барам ,барам.

                 Хуҗаны эзләп кайтам.

                 Мин барам,барам ,барам.

               Акбайны эзләп кайтам.  

Спорт киемннән киенгән кулынада туп тотып керпе керә

Керпе:     Сосык борын бакылдык

                 Күп сөйләшә такылдык.

                 Кая киттең син болай?

                 Әйдә уйныйбыз шулай

Үрдәк:      Керпе керпе күр инде,

                Энәләрең тырпайган

                Уйнар идем синен белән

                   Хуҗам минем югалган.

Керпе: Эшең бик җаваплшы икән.

             Юлыңны бүлмим бүтән

             Бааааар, бааааар, эзләәәәә.

(Халыкка карап ) Ярар син хуҗанны эзлә , мин сезгә барып алма ашыйм. (Керпе тубын сикертә сикертә Хуҗа йортына таба китә)(Үрдәк үз юлы белән урманга кереп китә .)

Үрдәк: Мин барам,барам ,барам.

                 Хуҗаны эзләп кайтам.

                 Мин барам,барам ,барам.

               Акбайны эзләп кайтам.

  

Үрдәк каршысына куян йөгереп чыга.Үрдәкне күргәч шатлана.

Куян:    Сосык борын бакылдык

                 Күп сөйләшә такылдык.

                 Кая киттең син болай?

               Әйдә уйныйбыз шулай

Үрдәк:   Әй. куян ,куян .куянкай!

             Кечкенә генә.

             Бик йомшак кына.

           Бик куркак кына.

           Синең белән уйнар идем

           Хуҗам минем югалган.

Куян: Эшең бик җаваплшы икән.

             Юлыңны бүлмим бүтән

             Бааааар, бааааар, эзләәәәә.

(Халыкка карап )    Э мин сезгә барып алма ашыйм . .( Куян сикерә сикерә Хуҗа йортына таба китә)(Үрдәк үз юлы белән урманга кереп китә)

Үрдәк: Мин барам,барам ,барам.

                 Хуҗаны эзләп кайтам.

                 Мин барам,барам ,барам.

               Акбайны эзләп кайтам.  

Үрдәк каршысына кулына бал савыты тоткан аю чыга

Аю:          Соскы борын бакылдык

                 Күп сөйләшә такылдык.

                 Кая киттең син болай?

                 Әйдә уйныйк шулай.

Үрдәк:    Килә бер батыр атлап

                 Аягы баса лап-лап

                 Урманда үзе йөри,

                 Умартадан бал эзли.

                 Уйнар идем синең белән

                   Хуҗам минем югалган.

Аю: Эшең бик күп икән.

         Юлыңны бүлмим бүтән

             Бааааар, бааааар, эзләәәәә.

(Халыкка карап ) Э мин сезгә барып бал ашыйм .(Аю алпан тилпән атлап Хуҗа йортына таба китә)(Үрдәк үз юлы белән урманга кереп китә)  

Үрдәк каршысына бии бии төлке чыга Үрдәкне күреп хәйләгә керешә

Төлке :   Урманда яшим

                 Тавыклар урлыйм.

                 Көлтә койрыклы

                 Хәйләкәр төлке мин.

Үрдәкнең бер алдына төшә бер артына, үрдәк белән төлке биюе хәрәкәтләре ясыйлар.

Төлке:       Күлгә таба йөгерә

                   Җиргә басып лап та лап

                 “Бак бак”диеп мактанып

                   Йөри безнең үрдәк.

Үрдәк: Исәнмесез төлке!

Төлке: Исәнмесез, үрдәк. Кая барасыз болай.

Үрдәк: Әй, төлке дустым. Хуҗам урманга киткән иде. Шуны эзли барам.                

             Күрмәдеңме?

Төлке : Әйе күрдем, күрдем.Әйдә күрсәтәм..

Җитәкләнешеп китәләр.Төлке читтә торган өйгә үрдәкне кертеп бикли. Үзе авылга китә.

Аудан Хуҗа белән эт кайта.Аны каршы аларга йорт кошлары чыга.

Тавык : Әй, хуҗабыз кайтты . Без сине эзләтеп үрдәкне җибәрдек. Ул югалды. Ә өй тирәли җәнлекләр җыелды. Без бик курыктык.

Хуҗа: Әй минем кадерлеләрем .юкка курыккансыз. Мин урманга киткәндә йорт тирәли капкыннар куеп кткән идем. Җәнлекләр сезгә тия алмый иде.

Ә үрдәк кая? Ник ул күренми?

Үрдәк: мин монда, мин монда.

Таушалып караеп беткән үрдәк кайтып килә.

Барсы бергә зал уртасына чыга

Хуҗа: Дусларым минем сезгә киңгәшем шул: Сертотмас үрдәк кебек булмагыз,СЕРЕГЕЗНЕ САКЛЫЙ БЕЛЕГЕЗ!

Җыр Виталий Агапов көе һәм сүзләре

“Мактанчык үрдәк”

Бак-бак килеп тавыш биреп,

Алпан тилпән атлап

Кайта үрдәк елгадан

Без үрдәкләр матур кошлар

Юктыр бездән батырлар

Бак бак килми, тавыш бирми

Алпан тилпән кайтмый

Үрдәк инде елгадан

Сез дусларга шуны әйтәм

Ярамый мактанырга.