Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 декабря 2019 11:28

«Яңа ел маҗаралары» ( I нче кечкенәләр төркеме өчен сценарий)

Балтач районы Кариле балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе Гатауллина Гөлназ Госман кызы «Яңа ел маҗаралары» ( I нче кечкенәләр төркеме өчен) Җиһазлау: зал уртасында бизәлгән чыршы, кар бөртекләре, куянга кишер,чана белән бүләкләр. Алып баручы:                   Чыршы, чыршы без сине                                              Сагынып көттек ел буе                                              Син тагын да матур булып...

Балтач районы Кариле балалар бакчасының

I квалификация категорияле тәрбиячесе

Гатауллина Гөлназ Госман кызы

«Яңа ел маҗаралары»

( I нче кечкенәләр төркеме өчен)

Җиһазлау: зал уртасында бизәлгән чыршы, кар бөртекләре, куянга кишер,чана белән бүләкләр.

Алып баручы:                   Чыршы, чыршы без сине

                                             Сагынып көттек ел буе

                                             Син тагын да матур булып

                                             Бизәлгәнсең бу юлы.

   Кадерле балалар һәм килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яна ел белән котлыйм. Сезгә тазалык, сәламәтлек, яңа яуган кар бөртегедәй ак бәхетләр, шат күңелле, әти-әниләрегез өчен һәрвакыт бәхетле балалар булып зур үсүегезне телим.

     Балалар, карагыз әле, безнең чыршы шундый матур итеп бизәлгән, уенчыклары ялтырап тора. Менә монда Акбай да килгән икән, ул ничек өрә әле? Әтәч ничек кычкыра? Песи ничек мияулый? (Балалар эшләп күрсәтәләр)

(Матур көй яңгырый, Кар кызы керә.)

   Кар кызы керә: Исәнмесез балалар һәм кадерле кунаклар! Сезне барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Мин Кар кызы булам. Бик ерактан килдем. Мине бик көттегезме, мин сезгә матур җырлар, биюләр алып килдем.Балалар, әйдәгез, шушы матур чыршыбызга матур җыр җырлап алыйк.

Җыр:     «Чыршы янында»

   Кар кызы: Сез балалар бу бәйрәмне шундый көткәнсез, ничек матур итеп киенгәнсез. Ах, сез нинди матурлар!(Кар кызы балаларга сокланып йөргәндә кинәт кенә чыршы төбендә бер аяк киеме таба һәм балаларга эндәшә): Кемдер аяк киемен югалткан, сезнеке түгелме? ( Кар кызы аяк киемен балаларга киертеп карый)

Шулвакыт күңелле көй астында Куян керә:

Мин Куян –

Шук куян!

Шаярырга яратам,

Нәни балалар белэн

Биергә мин булдырам!

Алып баручы: Балалар, исәнләшик әле Куян белән. Исәнме, Куян!

Куян: Исәнмесез, балалар! (Куян башын ия һәм калфагы башыннан төшеп китә, балалар күтәреп бирәләр)

Куян: Мин шундый ашыктым сезнең янга, соңга калам дип бик курыктым. Яңа ел ул минем иң яраткан бәйрәмем! Балалар, мине дә бәйрәмдә калдырасызмы?

Алып баручы: Әлбәттә, калдырабыз! Карале, Куян синең бер аяк киемең кая соң?

Куян:(аягына карый): Мин бит шундый ашыктым, йөгердем, кая төшеп калгагын да белмим!

Кар кызы: Кая әле, без менә монда бер аяк киеме тапкан идек, синеке түгел микән ул?

Куян:(аяк киемен кия): Бу бит минем аяк киемем, яраткан аяк киемем!

Кар кызы: Син, Куян, башка болай җыйнаксыз булма инде, ярыймы? Куян, ә син безнең матур чыршыбызны күрдеңме соң әле?

Куян: Кара нинди матур чыршы! Уенчыклары да бик күп һәм бик матур. Ә нишләп чыршының утлары янмый?

   Кар кызы: Балалар, мин сезгә матур кар бөртекләре алып килдем. Әйдәгез, биеп алыйк әле! Чыршы безнең биюебезне күрер дә утларын кабызыр.

Бию: «Кар бөртекләре»

Балалар нигәдер чыршы утлары кабынмады, әйдәгез әле Куянга багышлап бер җырлап алыйк әле.

Жыр: «Ак куян»

Алып баручы: Ой ,балалар, чыршыбызның утлары кабынды!(Чыршыда утлар кабына)

   Кар кызы: Менә чыршының утлары да кабынды, әйдәгез, кул чабыйк әле.

Куян: Балалар, әйдәгез, чыршыдагы утларны сүндерәбез, өреп карыйк әле чыршыга,чыршыга өрәләр, чыршыдагы утлар сүнә.

Алып баручы : Ә хәзер кул чабыйк!

Балалар кулларын чабалар, утлар кабына.(уен 2-3 тапкыр уйнала)

Куян: Әйдә утлар шулай калсын, болай чыршыбыз тагын да матур.

Кулга кул тотыныйк,

Бер җырлап та алыйк!

Җыр: «Матрёшкалар»

Кар кызы: Бик матур җырладыгыз! Нинди матур безнең бәйрәм, тик Кыш бабабыз гына җитми. Әйдәгез, Кыш бабабызны чакырыйк, Куян, син дә булыш безгә!

Бергәләп: Кыш бабай!(3-4 тапкыр)

Кыш бабай (чана тартып керә): Исәнмесез балалар! Ничек матур булган чыршыгыз, үзегез дә зур үскәнсез инде.

Куян: Кыш бабай, ә синең балаларга бүләкләрең бармы соң?

Кыш бабай: Бар, әлбәттә, бар! Менә бит алар!(капчыгына күрсәтә)

Кар кызы: У-у, менә ни кадәр бүләк белән килгән кыш бабабыз! Рәхмәт сиңа кыш бабабыз! Балалар, Кыш бабабызга матур җырыбызны җырлап күрсәтик инде.

Җыр : «Кыш бабай»

Кар кызы: Кыш бабай балалар сиңа багышлап матур шигырьләр дә өйрәнгәннәр, тыңлап кара әле.(балалар шигырьләр сөйлиләр)

Кыш бабай: Менә булдырдыгыз, балалар, нинди матур җырлар, шигырьләр беләсез икән минем турында. Мин дә буш кул белән килмәдем сезгә матур уеннар алып килдем.

Уен: «Кулны туңдыр»

Сез бик җитез, өлгер, шук балалар икәнсез.

Ә менә хәзер икенче уеным : «Балалар сез кайда?»

Булдырдыгыз, сез зур үскәнсез, тырышлар, өлгерләр,акыллы да, тәртипле дә икәнсез. Шуның өчен мин сезгә күп итеп бүләкләр алып килдем. (Кыш бабай балаларга бүләкләрен өләшә). Ә хәзер миңа китәргә вакыт, мине башка бакчадагы балалар да көтәләрдер. Сау булыгыз!

Алып баручы: Рәхмәт сиңа, бабакай, сау бул! Киләсе елга тагын кил безгә!

Кыш бабай һәм Кар кызы чыгып китә. Бәйрәм тәмамлана.