Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 апреля 2020 07:42

Камырлы тавык ите!

Бик тәмле, туклыклы килеп чыга. Безгә кирәк була: Тавык боты (голени) Бәрәңге ( картошка Гөмбә (шампиньоны) Суган (лук) Дрожжисыз катлы камыр (слоёное тесто без дрожжевое) Тоз, борыч Камырны җебетергә алып куябыз. Бәрәңгене чистартып пешерергә газга утыртабыз. Гөмбәне чистартып,турап суган белән кыздырабыз,тәменчә тоз, борыч салабыз. Тавык ботларын табада, бар яклап та,...

Бик тәмле, туклыклы килеп чыга.

Безгә кирәк була:

Тавык боты (голени)

Бәрәңге ( картошка

Гөмбә (шампиньоны)

Суган (лук)

Дрожжисыз катлы камыр (слоёное тесто без дрожжевое)

Тоз, борыч

Камырны җебетергә алып куябыз.

Бәрәңгене чистартып пешерергә газга утыртабыз. Гөмбәне чистартып,турап суган белән кыздырабыз,тәменчә тоз, борыч салабыз. Тавык ботларын табада, бар яклап та, әз генә май салынган табада кыздырып алабыз (пешкәнче түгел билгеле

Эчлекләр әзер булгач, җебегән камырны җәябез һәм шакмаклап кисәбез (15×15).

Камыр өстенә уртага берәр калак өеп бәрәңге, гөмбә салабыз һәм тавык ботын утыртып куябыз. Камырны бот тирәләп җыеп, бөреп җеп белән бәйләп куябыз (сүтелеп китмәскә).

Ботның чыгып калган өлешен фольга белән урыйбыз (пешәргә 5 минут кала фольганы салдырып куябыз)

200-220 градуслы духовкада берәр сәгать пешерәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын 

Татар халык ашлары