Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 июня 2020 11:18

Күңелле тәнәфес

1. Борынгы заман сәгате. 2. Уйларны еракка тапшыру җайланмасы. 3. Нинди җәнлек исеменең беренче хәрефен “у”га алыштыруга еланга әйләнә? 4. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? 5. Кара мәче нинди ишектән керә? 6. Нинди сорауга бервакытта да “Әйе” дип җавап биреп булмый? 7. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? 8. Нинди...

1. Борынгы заман сәгате.

2. Уйларны еракка тапшыру җайланмасы.

3. Нинди җәнлек исеменең беренче хәрефен “у”га алыштыруга еланга әйләнә?

4. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була?

5. Кара мәче нинди ишектән керә?

6. Нинди сорауга бервакытта да “Әйе” дип җавап биреп булмый?

7. Ашлыкны ни өчен чәчәләр?

8. Нинди сәгать тәүлеккә ике мәртәбә генә вакытны дөрес күрсәтә?

9. Тугай кайчан сайрый?

10. Өстәл янында бигрәк тә нәрсә кирәк?

11. Табышмак сүзен ничек укырга кирәк?

12. Өчәү өчәү өч төштә,

Берәү генә бер төштә.

13. Кайсы җирдә шәһәрләрдә өйләр, елгада сулар, урманнарда агач булмый?

14. Атнадагы 5 көннен исемнәрен әйтмичә генә саный аласыңмы?

15. Кем өйдән биегрәк сикерә ала?

16. Кем алдында барысы да баш киемен сала?

17. Нинди савыттан ашап булмый?

Әхмәтшина Зөлфия