Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 февраля 2023 11:27

Мәрхәмәтле куян

Яшәгән ди булган ди куян малае белән куян кызы. Алар урман читендәге кечкенә генә йортта көн күргәннәр. Көннәрдән бер көнне куян малае гөмбәләр һәм җиләк-җимешләр җыярга дип урманга китә. Ул капчык тутырып гөмбәләр һәм кәрзин тутырып җиләк җыя. Өенә кайтып барганда аның каршына керпе очрый: – Куян, син нәрсә алып кайтып...

Яшәгән ди булган ди куян малае белән куян кызы. Алар урман читендәге кечкенә генә йортта көн күргәннәр. Көннәрдән бер көнне куян малае гөмбәләр һәм җиләк-җимешләр җыярга дип урманга китә. Ул капчык тутырып гөмбәләр һәм кәрзин тутырып җиләк җыя. Өенә кайтып барганда аның каршына керпе очрый:

– Куян, син нәрсә алып кайтып барасын? – дип сорый керпе.

– Гөмбә һәм җиләкләр  дип җавап бирә куян.

Куян малае бик юмарт була, керпене гөмбәләр белән сыйлый, һәм юлын дәвам итә. Кинәт аның каршына тиенкәй сикереп чыга. Ул куян малаеның җиләкләрен күрә дә:

 Миңа да бераз җиләк бир әле, мин аның белән балаларымны сыйлар идем – ди.

Куян малае тиенне дә җиләк белән сыйлый, һәм юлын дәвам итә. Куян малаеның юлына аю каршы чыга. Ул аюны да гөмбә белән сыйлый да өенә кайта бирә. Инде кайтып җитәм дигәндә, куян малае каршына төлке чыга:

 Син, куян, бир миңа үзеңнең уңышыңны – дип, куянны таламакчы була.

Куян малае, тиз генә капчык белән кәрзинең эләктерә дә качып китә. Төлке бик яман холыклы була. Аның куян малаена бик ачуы килә, һәм үч алырга тели. Төлке, куян малаеннан уздырып, йорты янына килә дә аны җимерә. Куян кызы көч-хәл белән качып котыла. Куян малае кайтып керсә, йорттан җилләр искән. Куян кызы гына ачы күз яшьләре белән елап утыра ди.

Якын тирәдәге җәнлекләр куянның бәласе турында белеп алалар һәм аңа яңа йорт төзергә ярдәм итәргә киләләр. Куян малаеның йорты элеккедән дә яхшырак, матуррак килеп чыга. Озак та үтми аларның куян балалары пәйда була. Алар берсеннән-берсе матур, шаян булалар. Алар эле хәзер дә бик бәхетле яшиләр. Ә урман дуслары аларга бик еш кунакка йориләр ди. “Ни чәчсәң, шуны урырсың!” диләр.

Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесе

Тәрбияче: Каюмова Айгөл Рафаэль кызы.