Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 сентября 2022 07:27

Туганчыга кадәр

  Карындагы бала – гаҗәеп җан иясе! Ул әле тумаган, ә инде төрле авазларны ишетә, корсакка кагылганны тоя, тышкы дөньядан үзенә кирәкле мәгълүматны “эләктерә” ала. Карындагы чор – танып белүдә бик мөһим этап, әйләнә-тирә дөнья турында мәг ълүмат туплау чоры. Галимнәр һәм табиблар баланың үсеше белән әнисенең карынында вакытта ук...

 

Карындагы бала – гаҗәеп җан иясе! Ул әле тумаган, ә инде төрле авазларны ишетә, корсакка кагылганны тоя, тышкы дөньядан үзенә кирәкле мәгълүматны “эләктерә” ала. Карындагы чор – танып белүдә бик мөһим этап, әйләнә-тирә дөнья турында мәг

ълүмат туплау чоры.

Галимнәр һәм табиблар баланың үсеше белән әнисенең карынында вакытта ук шөгыльләнергә мөмкинлеген дәлилләгәннәр.

*Бала белән аралашу, аңа мөрәҗәгать итү баланың саклану көчен арттыра, эмоциональ һәм физик үсешен яхшырта.

*Әле тумаган бала белән аралашу булачак әнинең корсагына кагылу (сыйпау, кулларны кую һ.б.) аша башкарыла.

*Балага тыныч кына, йомшак тавыш белән, назлап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

*Әгәр бала белән даими һәм шатланып аралашсаң, ул көчлерәк, түземлерәк булып, дөньяга ышаныч белән туа.

Без сине яратабыз, көтәбез

Бу уен бала белән әти-әни арасында эмоциональ бәйләнеш, аралашу күнекмәләре булдырырга ярдәм итә.

Уенны барлык гаилә әг

ьзалары өйдә вакытта тыныч шартларда еш уйнагыз. Әгәр гаиләдә инде башка балалар булса, уенда алар да катнашсын.

Әнисенең корсагын йомшак кына сыйпап, бала белән сөйләшегез. Аны ничек көткәнегезне, яратканыгызны; әнисенә дә, әтисенә дә, абый-апасына да аның бик кирәклеген әйтегез. “Акыллым”, “матурым”, “җимешем”, “кояшым” кебек ягымлы сүзләрне еш кабатлагыз.

Хәерле иртә, нәниебез!

Уенны һәр көн иртән, йокыдан уянгач та уйнарга кирәк. Иртәнге аралашуга бала бик тиз ияләшә һәм шуны таләп итә башлый.

Икегез дә (әтисе, әнисе) кулларыгызны корсакка куегыз. “Хәерле иртә, нәниебез!”- дия-дия, корсакны йомшак кына, яратып сыйпагыз. Әти кеше әни кешене кочакласын, кулларыннан тотсын, ярату сүзләре әйтсен.

Кафия Закирова