Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 мая 2023 08:11

Тукай − безнең күңелдә

«И Туган тел, и матур тел Әткәм-әнкәмнең теле” Халкыбыз тарафыннан яратып укыла торган, һәр татарның йөрәгендә тирән өз калдыручы, телне, әти-әнине яратырга, аларга ихтирам хисе белдерергә өйрәтүче шигырь. Яраткан Тукаебызның иҗат җимеше. Күпме гомер узса да бу шигырь һаманда актуаль. Матур яз җиткәч халкыбыз бөек Тукайның туган көнен шигырь бәйрәме...

«И Туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле”

Халкыбыз тарафыннан яратып укыла торган, һәр татарның йөрәгендә тирән өз калдыручы, телне, әти-әнине яратырга, аларга ихтирам хисе белдерергә өйрәтүче шигырь. Яраткан Тукаебызның иҗат җимеше. Күпме гомер узса да бу шигырь һаманда актуаль.

Матур яз җиткәч халкыбыз бөек Тукайның туган көнен шигырь бәйрәме итеп билгеләп үтә. Иҗатта, мәдәниятта күп көч куелган кешеләргә Тукай премиясе бирелә. Бәйрәм киң колач алып үтә.

Габдулла Тукай иҗаты безнең Казан шәһәре 158 нче балалар бакчасында да бик тирәнтен өйрәнелә. Аңа багышланган “Тукай − безнең күңелдә” дип исемләнгән кичә узды. Бу кичә дә балалар шагыйрьнең ике телдә җырларын җырладылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Тукай әкиятләре персонажларының кичәгә килүе тагын бер ямь өстәде. Кичәне балалар татар теленең гимны “Туган тел”җыры белән тәмамладылар.

Без Тукайның иҗатын көндәлек эштә һәрдаим искә алып, өйрәнеп торабыз. Балалар белән җырларын, шигырьләрен өйрәнәбез. Балалар конкурсларда катнашып диплом, грамоталар белән бүләкләнәләр. Тукай әкиятләренә таянып төшерелгән мультфильмнар карыйбыз.

Балалар Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр, төрле кул эшләре ясыйлар.

Сөйләм телен үстерү, аны ныгыту өчен аның табышмаклары нык булыша. Балалар табышмакларны бик яраталар.

Балалар бакчасында Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнү бик әһәмиятле һәм бик кирәк!!!

Казан шәһәренең 158 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Аухадиева Айгөл Рәфыйк кызы

Вәлиуллина Эльмира Корбангали кызы